Казанның Авиатөзелеш якларында күкерт газының 11 тапкыр артуын теркәгәннәр

Казанның Авиатөзелеш якларында яшәүчеләрдән быелның өч аенда 125 зар килеп ирешкән. Барысы да һаваның сыйфатына бәйле. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре бу якта күкерт газының 11 тапкыр артуын теркәгәннәр.

– Химическая урамындагы полигон аркасында сасы ис чыгып ята. Ул “ПЖКХ” идарәче компаниясенә карый. Әмма күпме генә кисәтелсә дә, оешма калдыклар чыгаруны киметү турында уйламый да, – ди министрлыкның матбугат үзәге.
Яшел Үзән районның Осиново бистәсендә дә һавадагы күкерт газының 2,05 тапкыр артуы күзәтелгән.


Фикер өстәү