Табигатькә салынган зыян өчен 120 миллион сум штраф түләткәннәр

120 миллион сум! Быел табигатькә салынган зыян өчен шуның кадәр штраф түләтелгән. Татарстан, Мари Эл һәм Чувашия оешмаларының тирә-якка салган зыяны, акчага күчереп исәпләгәндә, 1,15 млрд сумнан артып киткән. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Росприроднадзорның Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров әйтте.

– Быел штрафлар 2022 елдагыдан ике тапкырга артык. Әле ел бетмәгән, – ди Фаяз Шакиров. – Казанның «Салават Күпере» торак комплексында, Осиново бистәсендә, Авиатөзелеш районында яшәүчеләрдән килгән зарлар күбәйде. Ел башыннан 305 мөрәҗәгать кабул иттек. Ул якларда «ПЖКХ» полигоны һаваны пычратып ята. Төбәк операторына кимчелекләрне бетерергә дигән күрсәтмә биреп, 360 мең сум штраф та салынды. Туфракка 27 миллион сумлык зыян килгәнлеге ачыкланды.

Фаяз Шакиров әйтүенчә, бу полигонның эшләү вакыты 2024 елның 1 кварталында бетә икән. Шуңа да аларга хәзердән үк полигонны бетерү эшләренә керешергә һәм экологик экспертиза узарга киңәш иттеләр.

Җитәкче 2022 елда төзелә башлаган «Восточный» полигоны хакында да сөйләде. Әле анда эшлисе эшләр бар икән. Махсус фильтрлар, өстәмә чистарту корылмалары урнаштырырга кирәк, ди ул.

– Тикшерә башлагач, һавага зыян китерүче берничә оешма билгеле булды. Тәртип бозучылар җаваплылыкка тартылды. Идел суында исә нитратлар барлыгы ачыкланды. Күрше төбәкләрдә сулыкларга аеруча зур игътибар бирелә. Идел елгасына чыгып, 230 тапкыр су пробасын алып, 2,8 мең химик анализ ясалды. Суга зыян салучылар ачыкланып, аларга 38 беркетмә төзелде, – ди ул. – Әйтик, «Зәй» каналында бик күп зыянлы матдәләр табылды. Чистайдагы су да чиста түгел.

Самосырово чүплеге янәшәсендәге җирләр дә пычрак. Фаяз Шакиров шулай ди. Полигон янында уздырылган тикшеренү туфракта нефть продуктларының нормадан – 203, азот нитритының – 15, бакырның 3,2 тапкыр артканын күрсәткән. Җиргә килгән зыян 2,9 миллион сум белән исәпләнә.

– «УК Экопарк» оешмасының эшчәнлегендә дә кимчелекләр табылды. Алар нәкъ менә Самосырово полигоны янәшәсендә эшли. Алар җыйган чүп-чар быел янды да инде. Туфрактагы анализлар аның бик пычрануын күрсәтә, – ди Фаяз Шакиров. – Без 4 мең квадрат метр җирне сайлап алып тикшердек. Анда нефть продуктлары нормадан – 118 мәртәбә, азот нитриты – 3,6, нитратлар – 2,9, бакыр – 1,8, цинк 17 тапкыр арткан. Килгән зыян 3 миллион сумга бәяләнде. Барлык эшләр хокук саклау органнарына җибәрелде.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү