Читкә китә торган барлык товарларга экспорт пошлинасы кертү файдага булырмы?

Россиядә дә төзелеш тармагы гадәттән тыш темплар белән финанслана. Эчке тулай продуктның үсешен тәэмин итә бу. Бездә дә сатылмаган торак күләме 75 процентка җитә, дигән саннар күренеп алды беравык.

Әмма торакка бәяләрнең ашкын үсеше халыкның аны инвестиция инструменты буларак файдалануына этәрә. Кешеләр әле бездә ипотеканы рекордлы темплар белән ала һәм торак базарында хәл Кытайдагыдан да, Көнбатыштагыдан да аерылып тора. Күз күреме кадәр ераклыкта гына кризис шәйләнми. Федераль хөкүмәтнең төп проблемасы – девальвация һәм инфляция. Кайбер белгечләр фикеренчә, доллар бу атнаның пәнҗешәмбесендә янә сикерер. Моңа алшартлар, чынлап та, бар. Нефть бәясе күтәрелүгә карамастан, экспорт кереме импортттан өстен чыга алмый. Моның ике сәбәбе бар, диләр. Берсе – «кара алтын» конвертацияләнми торган валюталарга сатыла. Аларны долларга әйләндерү кыен. Икенчесе – экспортчылар валюта керемен чит ил банкларындагы хисапларда яшерә. Илгә кайтармый. Путин указ белән моны рөхсәт итте.

Федераль хөкүмәт валюта курсы өчен артык борчылмый шикелле. Доллар курсының югары торуы бюджетны сумнар белән коендыра. Процент ставкасын күтәрү девальвациядән саклар дип тә уйлыйлар кебек Мәскәүдә… Һәм министрлар кызыклы ат йөреше ясарга җыена. Машина төзелеше продукциясеннән тыш экспортка китә торган барлык товарларга экспорт пошлинасы кертергә ниятлиләр. Пошлинаның күләме доллар курсына бәйле булачак. Доллар 80–85 сум торганда, экспорт салымы 4 процент булачак. 85–90 сумлык доллар – 4,5; 90–95 сумлыгы – 5,5; 95 сумнан кыйммәтрәк булса, 7 процентлы пошлина тәэмин итәчәк. Бу чара быел ук гамәлгә кереп, 2024 ел ахырына кадәр кулланылачак дип уйланыла. Беренче карашка хөкүмәтнең ниятендә рациональ орлык бар кебек. Доллар үскән саен, экспортчылар күбрәк табыш ала. Шул табышны казнага каерып алсаң, бюджет та тула, товарны эчке базарда сату отышлы була башлый һәм, ихтимал, инфляция дә кими.

Күпчелек белгечләр моны үз-үзеңне үтерүгә тиң адым дип бәяли. Экспортка киткән товарлар тышкы базарда көндәшлеккә чыдамас, сәүдә кимер, дип фаразлыйлар. Валюта кереме кимү доллар курсын тагын да өскәрәк чөяр, курс күтәрелгәч, күбрәк пошлина түләргә туры килер дип уйларга нигез бар. Хөкүмәт яхшылык тели, билгеле, әмма Россиядә Черномырдин формуласы эшли мондый чакта: яхшы булсын дип уйлыйсың, һәрвакыттагыча килеп чыга.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү