Казан хастаханәсенә әниләре кыйнаган 3 баланы китергәннәр. “Татар-информ” үз чыганагы мәгълүматларына язганча, балаларның зурысына – 12, уртанчысына – 4 яшь һәм төпчегенә – 9 ай.
Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, уртанчы һәм төпчек баланың тәнендә тырналган-суелган эзләр бар. Балаларның барысы да хастаханәдә, аларның хәле әйбәтләнә.
Бу эшне хокук саклау органнары хезмәткәрләре контрольгә алган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat