«Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булган 5 балалы Хәнифовлар: «Ятлар сүзен кертмибез арага»

Бәхет – үз кулыңда! Балалар исә – синең чагылышың. Ничек яшисең, нинди гамәл кыласың, шуны кабатлыйлар. Аксубайда яшәүче Чулпан һәм Иршат Хәнифовлар әнә шулай ди. Бу гаиләне Россия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләделәр. Үрнәк гаиләгә медальне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.

– Бик дулкынланабыз. Мондый дәрәҗәле бүләк алганыбыз юк иде бит әле. Бу – дәрәҗә дә, зур җаваплылык та. Россия Президенты һәм республика җитәкчеләре гаилә традицияләрен саклау өчен зур көч куя. Аларга мең рәхмәт. Үрнәк гаиләләр мисалында яшь буынны тәрбияли алар, – ди Чулпан. – Күңелдә горурлык һәм «дөрес яшибез икән» дигән хисләр бар. Үзебездән бигрәк Аксубаебыз өчен горурланабыз. Шушы җирдә яшәп, гаилә корып, бәхетебезне тапкан кешеләр бит без.

Иршат әфәнде белән сөйләшә алмадык, хатыны әйтмешли, ул көн-төн эштә. Авыл хуҗалыгында эшләгәч, «Агро–Аксу» агрофирмасының башкарма директоры булгач, Чулпан үзе дә эш вакытында иремне борчымаска тырышам, ди:

– Әтием дә гомер буе җитәкче урыннарда эшләде. Без өч кыз үстек. Яшермим, балачакта әтине күрми дә идек. Ул өйгә йокларга гына кайта иде. Ә без уянганда, эшкә китеп өлгергән була. Әни – сабыр, түзем, ир хакын хаклап яши торган хатын-кыз. Аның сабырлыгы миңа да күчкән. Безнең гаиләдә әтигә хөрмәт зур. Шундый мохиттә үскәч, бездә дә шундый ук сыйфатлар тәрбияләнгән, – ди ул.
Чулпан белән Иршат Хәнифовларның гаилә коруларына – 22 ел. Алар дүрт ул, бер кыз үстергәннәр. Кияүгә чыкканда, ишле гаилә булырбыз дип уйламаган да Чулпан.

– Күпләр безнең биш бала үстергәнне дә белми икән. Кызымның укытучысы: «Сез – күпбалалы гаиләмени?» – дип сорый. Моңа сөенеп тә куйдым әле. Димәк, читтән караганда арыган, талчыккан булып күренмибез икән (көлә). Чынлап торып уйласаң, биш баланың үскәнен сизми дә калдым мин, – ди ул. – Олы улым бик ярдәмчел булды. Динарыма – 21 яшь. Казан дәүләт аграр университетында магистратурада укый. Зәринә кызыма 18 яшь тулды. Ул Россия дәүләт хокук университетына укырга керде. Риналь улым – 8нче, Сәйдәр улым 4 нче сыйныфта укый. Әйсәребезгә – 4 кенә яшь.

Чулпан балаларны бик яратам, – ди.
– Бар назымны бирергә тырышам. Балачаклары исләрендә калырлык булсын дип яшибез. Кайчак әнием, артык күп әйбер аласыз, дип тә куя. Булсын, дим. Алар – безнең дәвамчыларыбыз. Үзебезнең гамәлләр белән аларны тәрбиялибез. Алар бик рәхмәтле булып үсәләр, – ди ул. – Ике әниемне дә бик якын күрәм. Иршатка кияүгә чыккач, үз әнием алдан әйтеп куйды: тагын бер әниле булдың, диде. Каенанам – бик яхшы кеше. «Карап-карап торам да, син бөтен нәрсәне дөрес эшлисең икән», – ди ул миңа. Әниләрнең аяк астында җәннәт икәнне онытмыйк. Ике әниемә дә бертөрле бүләк бирәм, икесен дә тигез итеп кадерлим. Балалар да күреп торсын. Синең ярыңны үстергән анага рәхмәтле булырга кирәк.

Кызганыч, Иршат әфәнденең әтисе исән түгел. Иртәрәк киткән. Әнә шуңа да әнисе Фигаль апага ялгызлыкны сиздермәскә тырыша алар. Һәр бәйрәмне әти-әниләре белән бергә үткәрәләр.

– Тормышны бик яратам. Соң ятам, иртә торам. Бар эшкә өлгерәм. Ни генә булса да, ныклы терәгем барлыгын белеп яшим. Ирем белән сүзгә килгәнебез дә юк. Берәр нәрсә ошамаса, утырып сөйләшәбез. Бер-береңә ышаныч кирәк. Ниләр генә сөйләмәсеннәр, мин һәрвакыт үз күзем белән күрсәм генә ышанам. Шуңа да арага ятлар сүзе кертмим. Минем моңа вакытым да юк, – ди ул. – Ирем бик акыллы. Эшендәге бер проблеманы да өйгә алып кайтмый. Кайчак кәефе югын күреп алсам, юатырга тырышам. Тынычландырам, үсендереп торам. Ирләргә дә ныклы тыл кирәк.

Быел Хәнифовларны республика күләмендә бүләкләмәкче булганнар. Ирешкән уңышларын барлап, документ җыйдырганнар. Шулай итеп, бу гаиләнең Россия күләмендәге бүләккә дә лаек икәне ачыклана.

– Биреләсе бүләк безгә тагын да зур җаваплылык өсти. Россия күләмендә гаиләбезне үрнәк итеп күрсәткәннәр икән, инде алга таба да матур итеп яшәргә кирәк. Гаиләмнең бәхете минем кулымда икәнне беләм мин. Әнә шуңа да булдыра алганча тырышырмын, гаилә учагының җылысын картлык көнебезгә кадәр саклый алырмын дип уйлыйм, – ди Чулпан. – Иршатны сайлап, мин бәхетле тормышны сайлаганмын. Балалар алып кайтып, үз оямны тагын да зурайттым. Кадерле әни булып яшим. Тормышыма шөкер итәрлек. Һәр кешегә шуны телим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү