Инҗир С витаминына бай. Ә ул, инфекция һәм авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итеп, иммун системасын ныгытуда зур роль уйный. Моннан тыш әлеге витамин тән тиресен картаюдан саклый.
Инҗирдә антиоксидантлар да күп. Алар күзәнәкләрне яман шеш, йөрәк-кан тамырлары, Альцгеймер авыруларыннан саклый.
Җимеше составындагы тагын бер мөһим минерал – калий. Ул йөрәк тибешен һәм кан басымын көйләү өчен кирәк. Ул кандагы холестерин микъдарын да киметә.
Инҗир составындагы җепселләр ашкайнатуга ярдәм итә, эч кибү кебек ашказаны-эчәклектәге проблемаларны юкка чыгара. Аның составында магний, бакыр, тимер һәм А витамины күп. Алар сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, көч-энергия бирә, кәефне күтәрә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез