– Без Рәфиз белән туганнан туганнар. Бик якын булып үстек. Әле дә кайткан саен хәл белешеп тордык, кунакларга йөрештек, – ди «Яңа Гасыр» каналы журналисты Алсу Әсхәдуллина. – Мондый күңелсез хәбәр ишетермен дип кем уйлаган? Баштарак туганым Рәйсә шалтыратты. Рәфизләр яна, ди. Ул чакта да үзләре чыга алгандыр, дип уйлыйм. Ә аннары Рәфизнең абыйсы Фәнистән куркыныч хәбәр килде. Аяз көнне яшен суккандай булды. Әле дә аңга килеп булмый. Бөтенебезне тетрәндергән хәбәр булды бу.
Алсу сөйләвенчә, Рәфиз төп йорттан ерак түгел генә өй салып чыккан була. Күп эшне үзе башкарган. Кулы алтын иде, ди туганнары.
– Энем балалы хатынга өйләнде. Ләйсән безгә килен булып килгәндә 6 айлык улы бар иде. Нәселебездә балалар ярату көчле. Рәфизнең әнисе Хәтимә апа да – педучилище бетереп, безгә Чистайдан ук эшкә килеп, авылда балалар бакчасы ачкан кеше. Гомере буе сабыйлар яратты. Ул авылда бөтен кешенең дәү әнисе кебек булды. Әнә шуңа да улларының балалы хатын алуына каршы килмәде, – ди Алсу Әсхәдуллина. – Кечкенә Айрат беребезгә дә чит булмады. «Әти» дип үскән сабый иде ул. Безнең өчен дә нишләргә белмичә торды. Айрат белән Рәфиз арасындагы җылылыкны белсәгез иде сез! Энем дә «улым» дип кенә яшәде. Кеше үз баласын да алай итеп үстерми. Бөтен әйберне алды, кешедән ким-хур йөртмәде. Ләйсән аерылып китәргә теләгәч тә, Айрат: «Мин әти белән калам», – диде.
Рәфизне авылдашлары бик тырыш, үрнәк кеше иде, диләр. Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин аның бер сыйныфта укыган.
– Бу гаилә турында бернинди начар сүз әйтеп булмый. Алар үрнәк иде. Рәфиз әти-әнисе йортыннан ерак яшәмәде. Бөтен эшне бергә эшләделәр. Күршесендәге бер әбинең йортын алып, шунда пилорама төзегән иде. Нәрсә тотынса, шуны эшләп куйды. Аларны югалту бик авыр, – ди җирлек башлыгы.

Айрат 8 нче сыйныфта укыган. Тырыш егет була. Мәчеткә йөри, оста итеп азан әйтергә өйрәнә. Узган ел «Рухи моң» бәйгесендә катнаша.
– Бик иманлы, чиста күңелле бала иде. Догаларны күп өйрәнде. Мәчеткә минем яныма намаз укырга өйрәнергә киләләр иде. Шул баланы искә алган саен йөрәгем урыннан кузгала, – ди авыл мәчете әһеле Тәүфыйк Сафин.
Рәфизнең әтисе Вазыйх абыйга тиздән – 85, хатыны Хәтимә апага 80 тула икән. Алар да бик өзгәләнә. Авыл фельдшеры яннарыннан да китми.
– Хәтимә апа: «Айраты булса да исән калмаган ичмасам!» – дип елый. Әле бит ул бала яши дә башламаган иде. «Дәү әни» дип кенә торды. Өйләрендә янгын чыккач та, әбисенә хәбәр биргән. Шул арада ярдәмгә килсәләр дә, өйне ялкын чолгап алган була. Берәү дә утка керә алмый. Ниләр булганын белүче юк инде хәзер. Айратның гәүдәсен тәрәзә янындарак тапканнар. Күрәсең, ничек тә урамга чыкмакчы булгандыр инде. Ә менә Рәфизнең гәүдәсе эчтәрәк булган. Айратны коткарам дип кергәнме, әллә инде ялкын дулкыны этеп керткәнме, билгесез, – ди Алсу. – Бөтен гаиләбезгә килгән авыр сынау бу. Әле бит 8 Март бәйрәменә кайткач кына сөйләшеп утырдык. Шулкадәр кәефләре күтәренке иде. Рәфиз бер дә моңая белмәде ул. Әле клубта концерт-спектакльләр дә куеп йөрде. Шулкадәр оста бакчачы иде. Мандариннарга кадәр үстерде. Узган ел сливасы күп булды. «Алсу апа, кайтып җый», – дип чакырды. Ул сливаларның да әллә ничә төре бар иде.
Рәфиз хатыны белән законлы аерылышкан, Ләйсән инде башка кешегә кияүгә чыккан була. Шулай да, Гыймалетдиновлар киленнәренә беркайчан да авыр сүз әйттерми, үзләре дә әйтми.
– Язмышларга ни язылганын беребез дә белми. Кушылып яши башлагач, ныклап торып китсәләр, бөтенебез өчен дә яхшы булыр иде. Әмма бернишләп булмый. Димәк, шулай кирәк булган, – ди Алсу Әсхәдуллина. – Изге айларда китеп бардылар. Аларны озатырга бөтен район җыелган иде. Арада кемнәр генә юк! Айратның сыйныфташлары да елый, укытучылары да өзгәләнә. Ул сабый кеше күңелендә матур эзләр калдырган. Игелекле, иманлы, мәрхәмәтле иде. Рәфизнең дә күңелендә начарлык булмады. Ул кешеләрдә гел яхшылык кына күрде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез