Газетага язылу

Татарстан шәһәрләрендә эш ярминкәләре уза

Татарстанда 17 апрельдә республиканың һәр кадрлар бүлекчәләрендә һәм муниципаль берәмлекләрнең ял үзәкләрендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак.

Татарстан шәһәрләрендә эш ярминкәләре уза

Төп мәйданчыклар Казанда, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга һәм Бөгелмәдә эшләячәк. Казанда ярминкә УНИКС базасында оештырыла. Бу хакта бүген «Россия эше» ТР кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Кызыксындыру

– Төбәк этабы бөтен Россия буенча – Калининградтан алып Владивостокка кадәр үткәрелә. Бу көнне бөтен ил буйлап эшкә урнаштыру ярминкәләре һәм һөнәрләр фестивальләре оештырыла, – диде Тимур Муллин. Татарстанда 45 мәйданчык эшләячәк, аларда 350дән артык эш бирүче 10 меңләп вакансия тәкъдим итәчәк. Алар арасында КАМАЗ, Татнефть, ТАНЕКО, Казан вертолетлар заводы, Казан авиация заводы, шулай ук «Алабуга» МИЗ да бар.

Узган ел ярминкәнең төбәк этабында 300 оешма 19 мең эш урыны тәкъдим иткән. Чараларга 13 меңгә якын кеше килгән. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 1,5 мең кеше эшкә урнаштырылган. Быел Казан федераль университеты белән берлектә эшләнгән «Һөнәрләр фестивале»нә килүчеләрне викториналар, ясалма фәһем кулланып квизлар, бүләкләр һәм иң мөһиме үзең теләгән эшкә урнашу мөмкинлеге көтә. Тимур Муллин сүзләренчә, VR-күзлекләр һәм ясалма интеллект технологияләрен кулланып, «виртуаль һөнәрләр дөньясы» интерактив чарасында да катнашып була.

– Сер түгел соңгы вакытта яшьләр «Алабуга» икътисади зонасында эшләүне өстен күрә. Бу анда булган югары хезмәт хакы белән бәйле. Хәзерге вакытта сәнәгать предприятиеләренең барысы да яхшы хезмәт хаклары тәкъдим итә. Күченеп килүчеләргә торак та бирелә. Эшсезләр бары тик бер юнәлештә генә эш эзләмәсен иде, – диде Муллин.

 

Студентлар да эшсез калмый

КФУның Карьера үзәге җитәкчесе Вячеслав Сәйдәшев, үз чиратында, уку йортларын тәмамлаучы яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә тукталды.

 

– Россиядә югары уку йортларын тәмамлаганнан соң икенче елда якынча 77,9% чыгарылыш укучысы рәсми эш таба. КФУда бу күрсәткеч бераз югарырак. Бездә якынча 7 мең студент рәсми төстә эшкә урнаштырыла. Бары тик 1мең 500 е генә эш таба алмаучылар исемлегендә тора. Без күрсәткечләрне тагын да яхшырту юнәлешендә эшлибез. Беренче чиратта, бу мәсьәләне хәл итү өчен хезмәт базары һәм мәгариф оешмалары арасында тыгыз элемтә булу кирәк. Шуңа күрә дә студентларыбызны вакансияләр ярминкәләрендә катнашырга чакырабыз. Биредә алар эш бирүчеләр белән аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак. Мондый ярминкәләрдә уку вакытында ук эшләп була торган эшләр дә тәкъдим ителә. Чара ахрында Татарстанның 7 министрылык җитәкчесе белән эшлекле очрашу була. Алар республиканың икътисади үсеше белән таныштырачак, –диде Вячеслав Сәйдәшев.

 

Фаразлар төрлечә

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Татарстанда мәшгульлек дәрәҗәсе Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак, дип белдерде. Соңгы биш елда икътисадка 92 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Шулай да хезмәт базарында тотрыксызлык саклана икән.

 

Хәзерге көндә Татарстанда 49 мең вакансия тәкъдим ителә, рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 3,6 мең кеше. Гомумән алганда, Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча без 34 мең эшсез турында сөйлибез, дип билгеләде Клара Таҗетдинова.

 

Ул шулай ук «Кадрлар» илкүләм проектына да тукталды. Аның сүзләренчә, бу проект хезмәт базарын җайга салуга юнәлдерелгән.

 

– Икътисадның кадрларга ихтыяҗын фаразлау системасы исә хәзер Россия Хөкүмәте карары белән расланган гомумфедераль фаразлау методикасы буенча гамәлгә ашырыла. Яңа методика кадрлар ихтыяҗын фаразлауга бөтен Россия өчен бердәм якын килүне күздә тота. Шул ук вакытта фаразлауда статистика мәгълүматлары, макроикътисади фаразлар, демографик күрсәткечләр кулланыла, – дип аңлатты Таҗетдинова.

 

Алар тәкъдим иткән фаразлар буенча Татарстанда 2032 елга эш белән мәшгульләрнең уртача еллык саны 17 мең кешегә артырга тиеш. Транспорт, сәламәтлек саклау, һөнәри эшчәнлек, мәгълүматлаштыру һәм авыл хуҗалыгы тармакларында мәшгульләр санының артуы көтелә. Шул ук вакытта сәүдә, административ эшчәнлек, мәгарифтә һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә беркадәр кимү булачак, диелә.

 

Безнең өчен мөһим күрсәткеч булып кадрлар ихтыяҗы тора. Яңа производстволар ачылган саен безгә яңа эш урыннарына халыкны җәлеп итәргә кирәк булачак, диде Таҗетдинова.

Хезмәт министрлыгы исә апрельдән 1 июньгә кадәр Татарстан эш бирүчеләре арасында кадрларга ихтыяҗлары турында сораштыру үткәрәчәк. Сораштыруда 5 мең оешма катнашыр, дип көтелә. Шуларның 1мең 135 е –дәүләтнеке, ә 3мең 869ы – кече, урта һәм эре бизнеска караган оешмалар.

 

Иң зур квота эшкәртү производствосы, сәүдә, мәгариф, транспорт һәм төзелеш өчен билгеләнә. Быелгы яңалык шунда ки, предприятиеләр ясалма фәһем технологияләрен үз эшчәнлекләрендә куллану планнары турында белешмәләр күрсәтергә тиеш, диде министр урынбасары.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре