Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Алинә Камалова ярдәм итте.
– Ир бала һәм кыз баланы тәрбияләү алымнарында аерма зурмы?
– Иң мөһиме: һәр баланың үзенчәлекле булуын аңларга һәм шәхес буларак үсәргә тигез мөмкинлекләр бирергә. Тәрбияләү алымнарына килгәндә, иң элек уртак якларны саныйк.
1. Мәхәббәт һәм хөрмәт. Кыз булса да, малай булса да, бала үзен кирәкле һәм яраткан итеп тоярга тиеш.
2. Бердәмлек һәм тигезлек. «Син бит – кыз кеше!» яки «Син бит – малай кеше!» дип, җенескә бәйле стереотиплар сеңдермәскә кирәк.
3. Баланың үзенчәлекләрен исәпкә алу. Аның нинди шәхси сыйфатлары, кызыксынулары, теләкләре бар – барысы да исәпкә алынырга тиеш.
4. Аралашу. Кыз бала белән дә, ир бала белән дә сөйләшергә кирәк.
Нинди үзенчәлекләр бар? Малайлар өчен:
– мөстәкыйльлек, җаваплылык хисенә һәм физик яктан үсешкә басым ясарга кирәк;
– хис-кичерешләрне күңелгә җыймаска, ачу һәм стрессны җиңәргә өйрәтегез;
– максатчанлык сыйфатын тәрбияләү дә мөһим.
Кызлар өчен:
– рухи үсешкә игътибар бирергә. Мөнәсәбәтләрне җайларга, теләктәшлек күрсәтә белергә өйрәтү мөһим;
– бәйсезлек, үз-үзенә ышаныч тәрбияләргә;
– шәхесне бар яклап та үстерә торган эшчәнлек төрләрендә катнашырга мөмкинлек бирү мөһим.
Тагын шунысы да бар: ир балаларны – малайлар, ә кыз балаларны кызлар уенчыклары белән генә чикләргә ярамый. Иң яхшысы – үзләренә ошаганны сайласыннар.
– Еш кына әниләр кызларына караганда улларын күбрәк ярата. Һәрхәлдә, читтән шулай тоела. Бу ник шулай икән?
– Моның сәбәбе берничә. Беренчедән, кайсы җирлектә яшәүгә карап, традицияләр һәм стереотиплар булырга мөмкин. Әйтик, кайбер милләтләрдә, ир бала – нәсел дәвамчысы, гаилә сакчысы, ә кызлар – хислерәк һәм җавапсызрак затлар, дигән ышану бар. Икенчедән, кайбер әниләр улларыннан үзләре хыялланган ир-атны үстерергә тырышырга мөмкин. Моннан тыш, хатын-кыз абыйлары яки энеләренә игътибар күбрәк булган гаиләдә үскән икән, ул, үзе дә теләмәстән, моны кабатлый башларга мөмкин. Кайбер әниләргә мәхәббәт һәм игътибарны ир балага күрсәтү күпкә җиңелрәк тә була.
Шунысын да әйтергә кирәк: әниләр моны һәрвакыт аңлап та эшләми. Ә инде махсус рәвештә ир баланы аеру гаиләдәге кыз балага тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ул үзен кирәксез итеп тоя башлый. Шулай ук бу аларның ир-атларга карата мөнәсәбәтен формалаштыруда да роль уйный.
– Шулай да, ир һәм кыз баланы чагыштырмыйча да мөмкин түгелдер. Чикне ничек югалтмаска? Чагыштыру аларга нинди йогынты ясый?
– Чыннан да, балаларны чагыштыру – киң таралган күренеш. Ул барыннан да элек баланың үзбәясенә тәэсир итә. Бала үзен кимсетелгән итеп тоярга, туганына көнләшеп карарга мөмкин. Аеруча чагыштыру «син яхшырак, ә син начаррак» мәгънәсендә булса. Нәтиҗәдә бала үз-үзенә ышанычны югалта, әти-әнинең йөзенә кызыллык китермим дип, ниндидер эшкә алынырга, тырышырга курка башлый.
Шулай ук чагыштыруның уңай яклары да була. Кайвакыт ул балага билгеле бер сыйфатларның, уңышларның әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә, тагын да тырышырга этәрә.
Ләкин чиге кайда соң? Беренче чиратта, балаларны үзләре булганда чагыштырырга киңәш итмәс идем. Аларның һәркайсының үз үсеш темплары, үз мөмкинлекләре бар, әнә шулардан чыгып мактагыз.
– Күп кенә гаиләләрдә ир баланы күбрәк – әти, кыз баланы әни тәрбияләргә тиеш, дигән кагыйдә бар. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
– Бәхәсле мәсьәлә. Баланс булырга тиеш. Әти дә, әни дә, җенесенә карамыйча, балалар тәрбияләүгә үз өлешен кертергә тиеш. Шулай булган очракта бала рухи яктан да, физик яктан да сәламәт, җәмгыятькә җайлашкан булып үсә.
Малайлар һәм кызларга ничә яшькә кадәр бер бүлмәдә яшәргә ярый?
– Иң яхшысы – 6–8 яшькә кадәр. Шуннан соң (бигрәк тә 10–12 яшьне узгач) баланың үз куышы булса яхшырак. Бу аларның мөстәкыйльлеккә һәм ялгыз калырга омтылуына бәйле.
Башка караш
Зөлфәт Зиннуров, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире, ике кыз һәм бер малай әтисе:
– Әле кичә генә Рәхимнән: «Бакчада нәрсәләр белән уйныйсыз?» – дип сорадым. «Машиналар белән», – ди. «Ә курчаклар белән?» – дим. «Юк, курчак белән уйнамыйбыз, алар белән кызлар уйный», – ди. «Аллага шөкер», – дип уйлап куйдым инде (көлә).
Элегрәк Рәхимне кызлар кебек чап-чоп үбеп, һаман саен кочаклап торырга ярамас инде, дип уйлый идем. Үзе өскә менеп утыра! Иркәләнә. Әнисенә тагылган. Без аны өйдә «маменькин сыночек» дип йөртәбез. Әнисе дә гел сөеп кенә тора инде. Ә ир бала һәм кыз бала арасындагы аермаларга килгәндә, алай аерып әйтә торганнары юк. Һәрхәлдә, әлегә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез