– Үсенте, һич калынаерга теләмичә, гел озынга үссә, нишләргә?
– Сабакларын калынайтып җибәрүнең берничә ысулы бар. Иң элек, күчереп утыртканда, яфракларына кадәр туфракка күмүдән куркасы юк. Бигрәк тә помидор үсентеләренә кагыла бу. Дымлы туфракта аларның сабагы буеннан-буена өстәмә тамыр чыгара. Артык озынаеп киткәннәренең сабагын тирәнрәк савыттагы туфракка хәтта спираль рәвешендә урнаштырырга мөмкин. Ә инде үсә төшкәч, үсенте савытына туфрак өстәп торасы.
Нечкә сабаклы озын томат үсентеләренең очын – үсеш ноктасын өзеп ташлаудан да хәерлесе юк. Өскә таба үсүне туктатып, калынаюга, ян ботакларын чыгаруга китерәчәк бу. Ләкин бу ысулны фәкать помидорда гына кулланырга мөмкин.
Татлы борыч, баклажан, кыяр үсентеләренең очын өзеп ташларга ярамый. Боларына «Атлет» яки «Коренастый» кебек махсус препарат сибү әйбәт булыр. Ләкин дозасын арттырмыйча, инструкциясендә күрсәтелгәнчә генә. Үсентеләрне карау-тәрбияләү ысулы түгел, бәлки «ашыгыч ярдәм» генә ул.

– Редисның ниндирәк сортлары тиз картаймый? Аны ничек «дөрес» утыртасы?
– Түгәрәк эре сортларына өстенлек бирергә кирәк. Озынчасы тизрәк бәбәкләнә башлый. Үстерү серләренә килгәндә, торма яки кәбестә урынына утыртмаска. Орлыкларны туфракка керткәнче, буразнасына бераз гына сода сибәргә мөмкин: туфракның әчелеге кимеп, борча кебек корткычлар юкка чыгачак. Туфракка ком кушып утырту (1:1 нисбәтендә) әйбәт: эре һәм шома редислар җыеп алачаксыз. Буразнасына мочевина (1 метр озынлыктагы буразнага 1 чәй кашыгы) сибү тизрәк тишелүенә һәм үсүенә китерә. Ләкин күп сибәсе түгел: юкса редис вак булачак. Инде килеп, яшелчәне 8 градуска кадәр җылынган туфракка 1,5 см артмаган тирәнлектә (тирәндә начар үсә) чәчәсе. Өстен каплап, ике көнгә бер тапкыр су сибәсе. Тишелеп чыккач, бер-берсеннән 5 әр см ара калдырып сирәклисе.

– Җимеш агачы үсентесен сатып алганчы, нәрсәләргә игътибар итәргә?
– Беренчедән, үзегезгә кирәкле үсентене базар яки юл кырыйларыннан түгел, ә питомниктан алырга тырышыгыз. Ник дигәндә, анда сәламәт, безнең төбәктә әйбәт үсә торганнарын гына саталар. Икенчедән, матур ябалдашлы зур үсентегә кызыкмагыз. Иң яхшысы – 1–2 еллыгы. Нык кайрылы һәм нык бөреле булсын. Чүлмәккә утыртылмаганнарының яфраклары бераз гына шиңә төшсә дә, бөтерелмәгән, тапсыз булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез