Аның сүзләренчә, томау төшү, төчкертү, тамак төбе кытыклану, «сызгырып» сулау, сулыш кысылу сезонлы аллергия билгеләре булырга мөмкин. Сулыш юлларының өске өлешендә аллергия аркасында барлыкка килгән ялкынсыну бераздан аска төшәргә мөмкин. Шул рәвешле гади генә тоелган авыру тора-бара бронхиаль астмага әверелергә дә күп сорамый. Мондый очракларның бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр арасында киң таралуын билгеләп үтә табиб.
Дәваланмаган очракта, сезонлы аллергия елдан-ел көчәя генә. Билгеләре иртәрәк күренеп, гадәттәгедән соңрак тәмамлана башласа, чир көчәйгән дигән сүз, ди Анна Усачева.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез