Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Аяк табаны – икенче йөрәк?!

Кеше организмының сәламәтлеге, йөзебезнең матурлыгы да турыдан-туры аңа бәйле икән. Бүген Җир шарындагы халыкның 80 проценттан артыгы аның сәламәт булмавыннан интегә. Аны организмның икенче йөрәге дип юкка гына атамыйлар. Сүзебез – аяк табаны турында.

Аяк табаны – икенче йөрәк?!

Билгеләре

Терәк-хәрәкәт аппаратының төзеклеге нәкъ менә табаннан башлана. Аның формасы бозылмаса, яхшы хәрәкәтләнсә, калган барлык әгъзалар да дөрес эшләячәк. Хәрәкәтләнгәндә басым табанга тигез төшмәсә, умыртка баганасы кәкрәю (сколиоз), тез, оча һәм бот буыннары тузу күзәтелә.

Иң беренче көндәлек киеп йөри торган аяк киемегезгә игътибар итегез әле. Ул нык кына кыршылган, табаны эчке яктан тузган булса, шикләнергә сәбәп бар. Хәрәкәтләнгәндә һәм тик торганда да аякларның тиз аруы, кичкә сызлавы, көзән җыеру табан авырулары башлану турында кисәтә. Табан авыруыннан интеккән хатын-кыз биек үкчәле туфли дә кия алмый. Игътибар иткәнегез бармы: яңгырлы пычрак көннәрдә кемнеңдер аяк киеме һәм киемнәре чиста кала, кемнеңдер артына пычрак чәчри. Бу табан авырулары турында кисәтә, ягъни бер аякка нагрузка икенчесенә караганда күбрәк булуын күрсәтә.

Сәбәпләре

Хәзер табан авырулары туганнан ук барлыкка килә, диләр. Аз хәрәкәтләнү, тиешле аяк киеме кимәү, спорт белән шөгыльләнмәү, шулай ук нәселдәнлек тә яссы табанлылыкка сәбәпче булырга мөмкин. Балачакта яссы табанлылык билгеләрен күреп алып, ортопедик олтырак яки аяк киеме, гимнастик күнегү, массаж ярдәмендә аякларның хәлен яхшыртырга була, тик яшь барган саен, аны төзәтү мөмкинлеге кими.

Нишләргә?

Табанның сәламәтлеге турында олыгайгач түгел, ә балачактан, ягъни 3–4 яшьлек чактан кайгыртырга, күнегүләр ясарга, аларны гадәткә кертергә кирәк.

*Иң гади күнегүләрнең берсе – башта бармак очларында, үкчәдә, аннан табанны эчке якка авыштырып, бармак очларыннан үкчәгә күчеп йөрү. Шулай ук үкчәдән бармакларга күчеп атынып алу да файдага булыр.

*Модельләр сыман төз басып, бер сызык буенча атлап йөрү дә нәтиҗә бирә.

*Ял иткәндә уклау яки төрткеле кечкенә туп тәгәрәтеп утыру табан мускулларына файдага булыр.

*Ортопедик келәмдә йөрү, аяк бармаклары белән вак әйберләр җыю, яланаяк йөрү дә файдалы.

*Йөзү, велосипедта йөрү, бию һәм җиңелчә йөгерүне гадәткә кертү дә табаннар торышын яхшыртачак.

*Аяк киемен дөрес сайлау бик мөһим. Ул артык каты да, бик йомшак та, үкчәсе артык биек һәм артык тигез дә булмасын. Аяк киеменең бераз үкчәсе, үкчә өлешендә катысы һәм супинаторы булырга тиеш.

*Табанны сәламәт килеш саклау өчен, ел саен ортопедка күренеп торырга киңәш ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре