Газетага язылу

Аерым ярамый бергә: ничек йокларга?

Үзеңне кайгырту. Психологлар хәзер шулай куша. Кеше көен көйләгәнче, беренче чиратта үз мәнфәгатьләреңне беренче урынга куя белергә өйрәнәсе әле.

Аерым ярамый бергә: ничек йокларга?

Әмма йокы туйсын өчен, төн йокысын кайгырту модага кереп бара инде. Яшь парлар арасында да аерым караватларда йоклауны хуплаучылар бар. Беркем комачауламый, төнлә гырламый, селкенгән саен уянмыйсың, ә иртә белән уянганда йокы туйган, ял иткән буласың. Хыял, кыскасы! Тик моны бар кеше дә хупламый. Чыгу юлын эзләп карыйк әле. Бер юрган астында йоклау дөресме әллә аерым бүлмәләрдә йоклау кулайракмы?

Һәр кеше үз тизлеге белән яши. Белгечләр моны «темп» дип атый. Хәтта йоклаганда да саклана ул. Бер ятакта ятучы ике төрле кеше ике төрле йоклый. Берсе гырлый, бер яктан икенче якка борылгалап ята, әллә ничә вакытка көйләп, будильник куя. Икенең берсе барыбер иртәрәк уяна, шыгыр-шыгыр караваттан тора, бәлки төнлә су эчәргә дә барадыр... Нигә әле бер кеше икенче кешенең режимы буенча йокларга, яшәргә тиеш соң?

Шулай да, күпләрнең, аерым йоклыйк, дип әйтергә кыюлыгы җитми. Бу мөнәсәбәтләрнең салкынаюы кебек кабул ителергә мөмкин бит. Чынлыкта исә икегез ике бүлмәдә йокларга хәл иткәнсез икән, бу үзара хөрмәт, аңлашып яшәү турында гына сөйли, ди белгечләр.

Тарихка күз салсак, уртак ятак элек җәмгыятьнең иң аскы катлавына, авыр хәллеләргә генә хас булган. Аристократларның йорты, гомумән, ирләр һәм хатыннар ягына бүленгән, төнгә хатыны янына керәсе килү теләген ире хезмәтчеләр аша алдан җиткергән. Совет власте исә гаилә әгъзаларын бер-берсенә «якынайта». Революциягә кадәр ир белән хатынга бер бүлмәдә йоклау башка сыймаслык хәл булып тоелса, революциядән соңгы чорда гадәти күренешкә әйләнә. 1920 нче еллардан соң Россиядә аерылучы гаиләләр саны арта башлый...

Шунысы кызык (ә бәлки аңлашыладыр да): аерым йоклый башлау тәкъдимен ешрак хатын-кызлар ясый икән. Янәшдә йоклаучысы тынгысыз булса, иртән баш авырту белән уяну куркынычы ешрак ирләргә яный икән, аларда хәтта хроник ару барлыкка килергә мөмкин. 30 яшьтән олы һәр бишенче кеше йоклаганда гырлый, ә янәшәдә тынгысыз йоклаучы «күрше»гез йокыгызның 19 процентын урларга мөмкин, ди йокы фәне белән шөгыльләнүче сомнологлар.

Ә менә психологлар бер фикергә килә алмый икән. Аерым йоклауны хуплаучы психологлар моны тирән итеп, рәхәтләнеп йоклау, йокы тую, үзара мөнәсәбәтләрнең яңа чоры башлануга бәйли. Уртак ятакны яклаучы психологлар исә, аерым йоклау ир белән хатынның бер-берсеннән ераклашуына, аралар суынуга китерә, ди. Йоклаганда да ир белән хатын тән аша бер-берсе белән аралашуны дәвам иттерә, сәламәт психика өчен бер-береңә кагылу мөһим, бергә йоклау тынычлык хисе бирә, дип саныйлар.

Ирегез кочагында йокы туйдыра алмыйсыз икән, атнаның биш көнен аерым йоклап, ялларда бергә ятарга була, дип тәкъдим итә психологлар. Һәр очракта да урталык табарга була. Ачыктан-ачык сөйләшергә генә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре