Россиядә 11 нче сыйныф укучыларының 60 проценттан артыгы югары уку йортларында бюджет урыннары белән тәэмин ителгән. Бу хакта Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем бирү буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Александр Мажуга әйткән. Колледж һәм техникумнарда 600 мең урын бар. Александр Мажуга сүзләренә караганда, иң күп бюджет урыннары инженер-техник белгечләре, укытучылар, табиблар, IT, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү өчен бирелә.