Владимир Путин вузлар өчен программаны озайту турында белдергән

“Приоритет-2030” программасы озайтылачак. Президент Владимир Путин Россия бәйсез профсоюзларының XII съездында шулай дип белдергән. Дәүләт башлыгының чыгышы Кремль сайтына урнаштырылган.

“Без төбәкләр белән, икътисад һәм социаль өлкәдәге компанияләр белән кадрлар һәм технологик проектларны гамәлгә ашыручы югары уку йортларына өстәмә ярдәм итәчәкбез. Алар өчен “Приоритет-2030” программасы озайтылачак. Биредә дә көчле һәм абруйлы вузлар профсоюзларының ярдәменә ышанам”, – дип билгеләп үткән Россия лидеры.
Программаның максаты – 2030 елга йөздән артыграк заманча университет – илнең фәнни-технологик һәм социаль-икътисадый үсеш үзәкләрен булдыру. Ул югары уку йортларының фәнни-мәгариф мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итәчәк һәм университетларның Россия төбәкләренең социаль-икътисадый үсешендә катнашуын тәэмин итәчәк.


Фикер өстәү