Путин метанолның законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкны көчәйткән соң, кайбер үзгәрешләр кертеләчәк

1 сентябрьдән кибетләрдә хәмернең (шул исәптән аз градуслы эчемлекләрнең) чынлыгын һәм сыйфатын тикшереп алу мөмкинлеге ачыла. Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәүдә нокталарында товарның ничек һәм кайда җитештерелүенә ачыклык кертеп булачак.

Премьер-министр Михаил Мишустин әйтүенчә, сидр белән агулануга бәйле фаҗиганең сәбәбе  бизнесны тикшерүне туктатып торуга түгел, бәлки урлашуга бәйле. Тикшерү үткәрелеп, гаеплеләр барысы да ачыкланган. Алар кешеләрнең үлеме өчен җавап бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез: «Анди» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән «Мистер Сидр» эчемлеге белән барлыгы 106 кеше агуланган. 36сы, шул исәптән, 1 бала вафат булган. Суррогат сидрны җитештергәндә, этанол урынына Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе складыннан урланган метанолны кушканнар. Җинаять эше кузгатылган, эчемлекне җитештергән эшмәкәр кулга алынган. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә белдерүләренчә, республикада зыян күрүчеләр юк. Безнең кибетләрдә дә әлеге эчемлекнең булу-булмавын ачыклау йөзеннән тикшерүләр уздырылган.

Быел апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин хәмер рәвешендә метанолның законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкны көчәйткән законга кул куйган. Хәзер әлеге җинаять өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.


Фикер өстәү