Татарстанда гомер озынлыгын арттыру буенча чаралар күрәчәкләр

Татарстан Хөкүмәте, гомер озынлыгын арттыруны күздә тотып, сәламәтлек саклау өлкәсендә комплекслы чараларны раслады. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган документтан күренгәнчә, республикада 2025 елга уртача гомер озынлыгын 75,03 яшькә җиткерү күздә тотыла. Узган елда әлеге күрсәткеч 74,58 яшь тәшкил иткән.

Чаралар арасында – соңгы биш ел эчендә үлем-китем күрсәткече үсү теркәлгән районнардагы вазгыятьне яхшырту, тышкы сәбәпләрдән (юл фаҗигаләре, хәмердән агулану, үз-үзеңә кул салу очраклары) үлем-китемнәр санын киметү, балалар һәм аналар арасында үлем очракларын азайту (шул исәптән, социаль яктан имин булмаган төркемнәргә керүче гаиләләрне контрольдә тоту, бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча ата-аналар белән эшләү бәрабәренә), диспансеризация уздыру, сәламәтлек саклау өлкәсен табиблар, урта медицина персоналы белән тиешенчә тәэмин итү, медикларның квалификациясен күтәрү, хроник чирле авыруларны ташламалы дарулардан өзмәү, югары технологияле медицина ярдәме мөмкинлекләрен арттыру, сәламәтлек саклау тармагының бердәм элемтә үзәге проектын эшләү, Татарстанда радиологик дата-үзәк проектын үстерү.

Төбәк чаралары 2023–2025 елларга исәпләнгән. Аны тормышка ашыруга Сәламәтлек саклау министрлыгы җавап бирә.


Фикер өстәү