Узган елда Татарстанда үлем-китем очраклары кимегән

Татарстанда узган елда үлем-китем күрсәткече кимегән, ә уртача гомер озынлыгы арткан. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков министрлыкның йомгаклау коллегиясендә шул хакта сөйләп үтте.

“2022 елда, пандемия китергән кыенлыкларны җиңеп, үлем-китем күрсәткечен киметүгә ирештек. Бу күрсәткеч 2021 елдагыдан 25,8%ка кимеп, бер мең кешегә 11,5 очрак тәшкил итте”, – дип билгеләп үтте ул.
Марат Садыйков әйтүенчә, Татарстан бу җәһәттән Россия субъектлары рейтингында 16нчы урында тора. Идел буе федераль округында исә – беренче урында.

“2022 елда республикада яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгының 3,3 елга артуы сәламәтлек саклау өлкәсе эшчәнлегенең уңай төп нәтиҗәсе булып тора”, – дип билгеләп үтте министр.
Республикада уртача гомер озынлыгы 74 яшьтән күбрәк тәшкил иткән. Россия күләмендә бу күрсәткеч – 72 яшь. Идел буе федераль округы рейтингында без – янә беренче.

Марат Садыйков искә төшереп үткәнчә, 2030 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү күздә тотыла.


Фикер өстәү