Әлмәт районында уртача хезмәт хакы 64 мең сумга җиткән

Әлмәт районында 2022 ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 2021 ел белән чагыштырганда 18,9% ка арткан һәм 63,8 мең сумга җиткән. Бу турыда бүген муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов районның хисап сессиясендә хәбәр итте.

Әлмәт башлыгы билгеләп үтүенчә, 2022 елда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% тан 0,15% ка кадәр кимегән.

«Элек эшсезлек статистика гына булса, бүген кадрлар табу белән кискен проблема туа. Кирәкле белгечне табу бик авыр», – диде Нагуманов.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Әлмәт районы 2022 елда Татарстан районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында беренче урынны биләде.


Фикер өстәү