Чуашстан юлындагы коточкыч фаҗигада Татарстаннан дүрт кеше һәлак булган

Һәлакәт бүген иртән республиканың Козловский районында килеп чыккан.

Чуашстан юлындагы коточкыч фаҗигадә Татарстаннан дүрт кеше һәлак булган. Һәлакәт 3 ноябрьдә 7.20 сәгатьтә республиканың Козловский районында килеп чыккан. Бу хакта “Казань24” төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юлның 733нче чакрымында «Mitsubishi Outlander”, каршы як полосага чыгып ,“Scania” йөк машинасына килеп бәрелгән.

Авариядә Татарстаннан дүрт кешенең – “Mitsubishi” йөртүчесе һәм өч пассажирының гомере өзелгән. Шулай ук йөк машинасын йөртүче дә зыян күргән. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү