QR чирне куа: Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимегән

Берәүнең дә үзенә уңайлы булган мохиттән аерыласы, чикләнәсе килми, әлбәттә. Хәтта ул чикләүләрнең вакытлыча, аларның киләчәк өчен әһәмиятле булуын белә торып та. Коронавируслы вазгыять белән дә шулай ук. Элеккеге саннар шом салса да, хәзергесе өмет чаткысы өсти. Белгечләр Татарстанда авыручылар санының кимүе турында әйтә. Озаккамы, вакытлычамы – анысы билгесез. Хәер, анысы да үзебездән тора.

Татарстан QR-кодлы тормышта октябрьдән бирле яши. 22 ноябрьдән исә ансыз җәмәгать транспортына да кертми башладылар. Чикләү катгый, җитди, күпчелекне канәгатьләндерми торганнардан, әмма кирәкле иде. Моны республика җитәкчелеге дә кат-кат искәртте. Нәтиҗәсе – күз алдында. Һәрхәлдә, аны сәламәтлек саклау тармагы яхшы тоя.

Чикләү чаралары кертелгәнче, авыручылар санының атналык үсеше 19 процентны тәшкил иткән иде. Әйтик, 19 ноябрьдә коронавирус белән авыручылар бер тәүлеккә 267 кеше булса, 23 көннән соң сырхаулар саны кими башлады. Үткән атнада чирләүчеләр кимү күрсәткече исә 8 процентка җиткән. Узган тәүлектә 179 яңа очрак теркәлгән иде. 200 белән 100 арасы сизелерлек, әлбәттә.

Аз булса да, медицина хезмәткәрләренә тын алу мөмкин булды. Әлбәттә, эшсез торганнары юк. Тик сырхауларның өермә булып килмәүләре дә куандыра инде. Коронавирус кына түгел, башка чирләр дә юкка чыкмады бит. Табибларның игътибарын шуларга юнәлтерлек мөмкинлеге барлыкка килде. Ятаклар бушый, бүлекләр яңадан элеккечә хезмәт күрсәтергә алына.

Әйтик, Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе коронавируслы сырхауларны кабул итүдән туктаган. Хәзер медицина оешмасы элеккечә эшли. Әмма хастаханә, вазгыять тискәре якка үзгәреп, сырхаулар саны кабат артса, «таҗлы» статусына яңадан кайтырга әзер. Июнь аеннан башлап хастаханә коронавирус йоктырган 9,5 меңләп сырхауны кабул иткән. Барлыгы 380 урынга исәпләнгән хастаханәгә кайчагында 500ләп кешене дәваларга туры килгән. Хәзер инде өстәмә ятаклар булдырасы юк.

«ВТ» хәбәрчесенә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсендә коронавирус йоктырган 217 кеше дәвалана. Тәүлек эчендә 38 кешене салганнар. Реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә 24 кеше ята, шуларның 13е – үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташкан.

Татарстан Россия төбәкләре арасында коронавируска каршы вакцина ясату буенча 6 нчы урынны били. Элегрәк ул 64 нче урында иде.

Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитале җитәкчесе урынбасары Сәяр Сираҗетдинов та чикләүләрнең уңай ягы булды дип ышана.

– Табиблар үз эшләреннән чыгып бәя бирә инде. Чикләүләр булышты. Хәтерләсәгез, кабул итү бүлегенә көненә берничә йөздән артык кеше мөрәҗәгать итә иде. Хәзер исә бу сан сизелерлек кимеде. Табиблар үз профильләренә бәйле эшчәнлеген алып бара ала. Саннар һәм хастаханәдәге вазгыять үзгәреш турында сөйли. Әлбәттә, тик торганыбыз юк, әмма тынычлап эшли алабыз, –ди табиб.

Сүз уңаеннан, Урал һәм Көньяк федераль университетлары галимнәре Россия төбәкләренең пандемия шартларында яшәешен тикшергән. Фәнни хезмәткәрләр ачыклаганча, Татарстан, Башкортстан, Ростов, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре – пандемия башында авырлыклар белән очрашса да, вакыт узу белән, катлаулы шартларга күнеккән төбәкләр исемлегендә. Белгечләр сүзләренчә, пандемия аркасында икътисади хәле тотрыклы булмаган, шәһәрдә яшәүче халык өлеше күп, кече һәм урта эшмәкәрлек тармагы үсеш алмаган төбәкләр аеруча зыян күргән. Воронеж, Волгоград, Чиләбе, Омск өлкәләре, Красноярск крае исә коронавирус котырган чорда авырлык кичермәгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада вакцина ясатучылар саны 2 231 564 кешегә җиткән. 1 857 452се прививканың икенче дозасын алган.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов 


Фикер өстәү