Татарстанда кайбер табиблар җирдән бушлай файдалана алырга мөмкин

Татарстан депутатлары җир биләмәсеннән бушлай файдалануга дәгъва итә алырдай табибларның исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды. Җир кодексы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында документ Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралыр дип көтелә.

Закон проекты нигезендә, кардиолог, реаниматолог, невролог, педиатр, офтальмолог, рентгенолог, инфекционист, хирург, оториноларинголог, психиатр, фтизиатр, онколог, терапевт, акушер, ашыгыз медицина ярдәме табибларына кулланышка бушлай җир бирү күзаллана.

«Безгә муниципаль берәмлек башлыклары, Үзәк район хастаханәләре табиблары бу белгечлекләрне исемлеккә кертү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр», — дип әйтте комитет башлыгы Азат Хамаев.

Дәүләттән ярдәм чараларына хокуклы табиблар исемлеге республика медицина оешмаларының кайсы табиларга ихтыяҗ кичерүеннән чыгып әзерләнгән.

Шулай ук, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә коронавируска каршы көрәштә катнашучы табибларга бушлай җир бирү мөмкинлеген карау өчен, «йогышлы авырулар», «неонатология» белгечлекләрен өстәү дә ниятләнә.


Фикер өстәү