Кремль яр буенда шугалак һәм төп чыршы кайчан ачылачагы билгеле

18 декабрьдә Кремль яр буенда төп чыршы утлары кабыначак һәм кышкы шәһәрчек ачылачак. Шул ук көнне Европада иң озын шугалак эшли башлаячак.

Иҗтимагый киңлекнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шугалакның озынлыгы 1 мең метрдан артык. Территориядә тимераякны прокатка алу өчен ике павильон һәм үз тимераякларың белән «Шугалакка керү» павильоны эшләячәк.

Быел Әкият шәһәрчеге үзгәртелде. Мультипликациягә алмашка яңа геройлар, образлар һәм сынаулар килде. Оештыручылар Кыш Бабайдан балалар һәм өлкәннәрне кышкы күңел ачу дөньясына чумдырырлык уен-маҗара әзерләделәр.

Шәһәр кунаклары интерактив конкурсларда катнаша, квест-тамашалар уза, серләр һәм табышмакларны чишә, аттракционнарда йөри, кинолабораториядә була һәм «Чемпионнар», «Кинода уйныйбыз», LetsPlay һәм «Яңа ел герое» уенының барлык раундларын уза алачак.

Кышкы шәһәрчек һәм тимераяклар прокаты эш көннәрендә 16.00-22.00 сәгатьләрдә, ялларда 12.00-23.00 сәгатьләрдә эшли.


Фикер өстәү