Төркия чиген ябу Россия курортларына бәяләр үсүгә китергән

Төркия рейсларына чикләү кертелгәч, Россия курорт-шәһәрләрендә яшәү бәясе  арткан.  Сочида май бәйрәмнәренә бәяләр 50 процентка “сикергән”.

Әйтергә кирәк, 50 процент – уртача сан. Кемдер, тыйнаклык күрсәтеп, ял итү хакын 20 процентка гына, ә кемдер, форсаттан файдаланып, бөтенләй дә 100 процентка күтәргән. Шуңа күрә, туристлык тармагы белгечләре әйтүенчә, ялга юллама броньлаганчы, башта барлык тәкъдимнәрне өйрәнеп чыгарга кирәк.

Моңа кадәр дә белгечләр Сочида ял бәясенең 15 процентка үсүен фаразлаган. Моны алар азык-төлекнең кыйммәтләнүе, битлекләр, дезинфекция кирәк-ярагын сатып алу һәм кунакханә номерларын чистарту-җыештыру өчен өстәмә хезмәткәрләр җәлеп итү зарурилыгы белән аңлаткан. Хәзер инде фаразланганга тагын байтак ук процентлар өстәлгән.


Фикер өстәү