Татарстанда хатын-кызлар һәм ир-атлар нисбәтен исәпләп чыгарганнар

Татарстанда 2,1 миллионнан артык хатын-кыз яши, бу республика халкының гомуми санының 53,3%ын тәшкил итә. Бу ир-атларга караганда 14,1% ка күбрәк — алар төбәктә 1,8 млн кеше. Мондый мәгълүматларны Татарстанстат китерә.

Рәсми статистика буенча, хатын-кызларның 77,7% ы — шәһәр халкы. Тагын 22,3% авыл җирлегендә яши. Яшь структурага килгәндә, гүзәл яртының 51,1% ы хезмәткә сәләтле яшьтәге (16дан 56 яшькә кадәр) вәкилләр булып тора. Тагын 31,3% (666 мең кеше) бу яшьтән өлкәнрәк, ә 17,7% (377 мең кеше) — яшьрәк. Икътисади эшчәнлекнең хатын-кызлар керә торган топ-5 төренә:

сәүдә, ремонт, общепит һәм кунакханәләр — 23,2%;
мәгариф — 17,5%;
эшкәртү сәнәгате — 12,6%;
сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүләр — 11%;
авыл, урман хуҗалыгы, аучылык, балык тоту һәм балык үрчетү — 5,8%.

Шуның белән бергә, Татарстанда яшәүче 43,2%ның югары белеме бар, ә тагын 41%ы урта һөнәри белем алган. Моннан тыш, хатын-кызларның 13,4% ы урта гомуми һәм 2,4% ы гына төп гомуми.


Фикер өстәү