16дан 18 яшькә кадәрге үсмерләргә 10ар мең сум акча бирелә

Россия төбәкләре хөкүмәтләре гаиләдә 16дан 18яшькә кадәрге һәр үсмергә 10ар мең сум күләмендә бала пособиесе түләү турында карар кабул иткән. Тик гариза тапшырганда үтәлергә тиешле билгеле бер шартлар бар.

Мәгълүм булганча, Президентның бары тик 16 яшькә кадәрге балаларга гына акчалата ярдәм күрсәтү карары күпләргә ошамады. Менә хәзер төбәкләрнең 16дан 18 яшькә кадәрге балаларның да күңелен күрүгә вәкаләтләре барлыкка килгән. Моны һәр төбәк үзе хәл итәчәк.

Шулай итеп, Россиянең кайбер өлкәләрендә 18 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә пособиеләр кертелә. Әйтик, бу пособиене Иркутск төбәгендә яшәүчеләр алачак. Әмма моңа кадәр җирле хөкүмәттән федераль түләүләр алмаган ата-аналар гына субсидиягә дәгъва кыла алачак.

Гаризаны 2020 елның 1 декабренә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин.

 


Фикер өстәү