Зыянның файдасы юк: санкцияләр безгә ничек йогынты ясый?

Россия икътисадының санкцияләргә бирешмичә нык торуын «дошман ил»ләрдә дә таныйлар. Санкцияләр масштаблы кертелде, әмма әлегә кадәр үтәлешләре генә «ташка үлчим» дип әйтерлек. Хәтта «дус булмаган илләр» бизнесы да Мәскәүгә чикләүләрне әйләнеп үтәргә булыша. Бизнесның табигате шундый: аны сәясәт тә, хәрби конфликтлар да түгел, табыш кызыксындыра. The Economist басмасы Россиягә санкцияләрдән котылырга булышучы төп илләр дип Польша белән Балтыйк буе илләрен атый, мәсәлән.

Росстат мәгълүматлары, чикләүләр нәтиҗәсендә ил сәнәгате 2022 елдан соң икътисадый күтәрелеш мәйданы булды, дип раслый. Зур технологияләр таләп итмәгән тармакларда импортны алыштыру уңышлы барды. Әмма статистика 2023 ел маеннан соң сәнәгатьнең эчке тулай продуктны үстерү потенциалы югала башлавын күрсәтә. Үткән елның маеннан алып быелның гыйнварына кадәр үсеш булмаган диярлек. Файдалы казылмалар чыгару 1,7 процентка кимегән, эшкәртү тармагы 0,8 процентка гына үскән. Белгечләр хәрби сәнәгать комплексының югары технологияләргә бәйле тармагы көчле үсештә дип саный, әмма бу тармак статистикасы яшерен. 2022 ел гыйнвары белән чагыштырганда быелның гыйнварына компьютерлар, электрон һәм оптик җайланмалар эшләү – 70 процентка, транспорт чаралары һәм җиһазлары (калканлы техниканы да исәпкә алып) – 48,8 процентка, күн һәм күн эшләнмәләр ясау 32,2 проценка үскән.

Эшкәртү тармагының 40 процентын тәшкил итүче төп өлкәләрдә түбәнәю күзәтелә ләкин. Металлургиядә җитештерү – 3,6 процентка, нефть продуктлары җитештерү – 3,9 процентка, химия продуктлары 1,1 процентка кимегән. Автомобильләр җитештерү 30,3 процентлык кискен түбәнәюдә. Агач эшкәртү – 14 процентка, машиналар һәм җиһазлар җитештерү 6,3 процентка кимегән.

Быелның икенче кварталыннан Россия тагын нефть чыгаруны һәм аның экспортын тәүлеккә 471 мең баррельгә киметә. Дөнья базарында кара алтын ярыйсы гына кыйммәт йөрсә дә, Urals маркасы 17 долларга арзангарак сатыла. Февральдә, мәсәлән, котировка баррельгә 66 доллар йөргән. 2024 ел бюджетына баррель бәясе 71,3 доллар булыр дип тәгаенләнгән. Әмма хөкүмәттә бәянең түбәнрәк булуыннан курыкмыйлар. Сумның курсын түбәнәйтү нефтьнең сумнардагы бәясен тиешле югарылыкта тотачак.


Фикер өстәү