Михаил Мишустин минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм яшәү минимумы күләмен, эшләмәүче пенсионерларга пенсияне арттыру турындагы карарга кул куйды

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм яшәү минимумы күләмен, эшләмәүче пенсионерларга пенсияне арттыру турындагы карарга кул куйды.

Хөкүмәт җитәкчесе әйтүенчә, әлеге максатларга федераль бюджеттан 500 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Матди ярдәм 50 млн кешегә эләгәчәк.
Михаил Мишустин индексация нәтиҗәсендә кемнең күпме акча алачагын да хәбәр итте.
Әйтик, эшләмәүче пенсионерларның айлык пенсиясе, уртача алганда, 19 мең сумнан артып китәчәк. Минималь хезмәт хакы күләме исә 15,2 мең сумнан күбрәк булачак. Бу исә 4 миллионнан артык хезмәткәрнең хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, яшәү минимумы, ә аның белән бергә керемнәре түбән булган гаиләләрдәге 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга ай саен бирелә торган пособиеләр күләме дә артачак.
– Ярдәм кирәк булган кешеләргә Хөкүмәт булышачак, – диде Михаил Мишустин.
Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкка өстәмә ярдәм итү өчен төбәк бюджетыннан тиешле күләмдә акча әзерләргә кушты. Бу хакта ул «шимбә киңәшмәсе»ндә әйтте.
– Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында өстәмә социаль ярдәм чаралары турында игълан итте. Бу кайбер категория кешеләрнең керемнәрен үстерү мөмкинлеген бирәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент искәрткәнчә, Пенсия фонды бүлекләренә пенсияләрне тиз арада яңадан исәпләп, халыкка түләргә кирәк булачак. Июнь – июльдә көтеләчәк матди үзгәрешләр өчен республика бюджетыннан өстәмә акча таләп ителәчәк.
Моннан тыш, Владимир Путинның төбәкләр хакимиятләренә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә кирәкле барлык социаль ярдәм күрсәтергә дә кушкан иде. «Район-шәһәр хакимиятләре башлыкларына, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, махсус хәрби операциядә һәлак булган яки яраланган хәрбиләрнең гаиләләренә тиз арада ярдәм итүне контрольдә тотарга кирәк», – диде бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү