Балыкчылар бурычка бата

Никадәр генә тотрыклы булып күренмәсен, турбулентлык Россия икътисадында да күзәтелә. Россиянең нефть эшкәртү заводлары гыйнвар аенда җитештерүне үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка, декабрьгә мөнәсәбәтле рәвештә 1,4 процентка киметкәннәр. Кимүнең төп сәбәбе беспилотниклар һөҗүме нәтиҗәсендә кайбер заводларның зыян күрүе. «Газпромнефть», «Сургутнефтегаз», «Башнефть» кебек зур компанияләр эшкәртүне арттыруга карамастан, гомуми нәтиҗә мактанырлык түгел. Бензинның биржа бәяләре күтәрелә инде шулай булгач.

Рәсми статистика балыкчылык тармагының кредитка батуын күрсәтә. 2023 елда балыкчылар бурычы 920 миллиард сумга җиткән. Бу авыл хуҗалыгы тармагыныкына караганда 23 процентка гына ким. Масштаблар исә чагыштырырлык түгел, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр саны ягыннан да, җитештерү күләме буенча да күпкә зуррак. 2017 елдан башлап балыкчылар кредиты авыл хуҗалыгына караганда 3,5 тапкыр тизрәк үсә икән. Темп сакланса, озакламый иген игүче һәм ит-сөт җитештерүчеләрне артта калдырачаклар. Балык бәясе дә үсеш вәгъдә итә дигән сүз бу. Тәңкәле ризык болай да акрын гына бәя үстерә инде ул. 2022 елның 27 гыйнварында Татарстанда туңдырылган бер кило балыкның уртача бәясе 218,52 сум булган. Быелның 24 гыйнварында – 261,59 сум. Аерма йомырканыкы кадәр үк булмаса да, сизелерлек.

Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) бәяләр үсешенә каршы җиң сызганып көрәшергә җыена. Ул бәяләр үсешен тыя торган закон проектын яңадан эшләде. Яңа проект 60 көн эчендә бәя рәсми инфляциядән 5 процентка артыграк үссә, икътисадый яктан нигезләнмәгән дип саналачак. Димәк, тыю кертеләчәк. Сер түгел, рәсми инфляция киметебрәк исәпләнә. Безнең кибетләрдә бәяләр мозаикасы исә таң калдыра торган. Бер базар белән икенче базар арасында аерма бер ярым тапкырга җиткән очраклар бар. Боларны ничек итеп тигезләп бетерерләр, аңлавы кыен. Совет чорына кайтып, бердәм бәяләр игълан итсәк кенә инде.

Финанс министрлыгы 7 февральдән, бюджет кагыйдәсенә нигезләнеп, валюта һәм алтын сатып алуга керешә. Министрлык валюта сатып ала башласа, гадәттә доллар кыйммәтләнә. Бу юлы ничек булыр, көтеп карыйк.

 


Фикер өстәү