Рөстәм Миңнеханов «Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер газлаштыру буенча эшләрнең барышы һәм хезмәттәшлекнең башка юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда 2025 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасын газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасын гамәлгә ашыру буенча «Газпром» ГАҖ эшенә аерым игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның декабрендә «Газпром» Лаеш районында «Юбилейная» газ бүлү станциясе (ГБС) белән реконструкцияләнгән газүткәргеч-тармакны файдалануга тапшырды. Яңа ГБС Россия җайланмаларыннан эшләнгән һәм автоматлаштырылган. Аның җитештерүчәнлеге, элеккеге ГБС белән чагыштырганда, 5 тапкырдан артык — сәгатенә 70 мең куб.м газга кадәр (елына 600 млн куб. м артык).

Хәзер компания тагын берничә объектны реконструкцияләүгә һәм техник яктан яңадан коралландыруга әзерләнә: «Әлмәт» һәм тагын дүрт ГБС — «Топасево», «Дөбъяз», «Тирсә» һәм «Шөгер». Алты район – Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Әтнә, Югары Ослан, Зеленодольск районнары кулланучыларына челтәр газын бирү өчен поселокара газүткәргечләр, шулай ук Казаннан көнбатышка таба «Зур Зеленодольск» перспективалы проекты территорияләрен проектлый.

Татарстанның газлаштырылган торак пунктларында кулланучылар өчен бушлай челтәр газын йорт хуҗалыклары чикләренә кертү тулы куәтенә бара.

Республика халкы белән 26,2 мең килешү төзелгән, аларның 90%ы үтәлгән. Медицина һәм мәгариф оешмалары да челтәр газына күчә. Бүген Татарстанның Әлки, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Буа, Кама Тамагы, Саба, Сарман һәм Тукай районнарындагы 11 учреждениенең  казаннарына газ челтәрләре китерелгән.


Фикер өстәү