Алмаз Кашаповның якыннары: “Башка барып булмас инде, дигән”

Ике көн элек үз машинасы белән махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәк-ярак ташыган Актаныш егете Алмаз Кашапов юл фаҗигасенә очрап вафат була.

Аның егетләргә унынчы тапкыр ярдәм илтүе була. Хвалынск шәһәре тирәсендә һәлакәткә очрый. Берничә машина бәрелешә. МАЗ руле артындагыАлмаз Кашаповның хатыны тол, өч баласы ятим кала. Без аның якын дусты, бу хәлләрне бик авыр кичерүче Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев белән сөйләштек.
–Төне буе уйланып чыктым. Алмаз күз алдымнан китми. Бик авыр хәбәр булды бу, – ди Рүзәл. – Без аның белән биш тапкыр бергә бардык. Бик шат күңелле кеше иде. Унышар көн бергә йөреп кайта идек. Бөтен юлларны өйрәнгән кеше иде ул. Еш кына миңа, мин сине очратканчы сөйләшә белмәгәнмен икән дип әйтә иде. Без аның белән кайнар нокталарга керә идек. Бик авыр кичердем бу хәбәрне. Әле бит киткәндә Мөслимгә керде. Кайткач, сезне пылау пешереп сыйлыйм дигән иде. Насыйп кына булмады.
Алмаз ерак сәфәргә кузгалгач, тәгәрмәче тишелә. Мөслимгә шуңа күрә туктый ул. Егетләр ямап җибәрәләр.

– Шунда башка барып булмас дип сөйләшеп торган. Аның артыннан Мөслим егетләре юлга кузгалды. 10 минут аерма белән киттеләр. Фаҗига булгач та, егетләр куып тоты аны. Тик Алмазны гына коткарып булмады, – ди Рүзәл. – Егетләргә дип җыелган посылкаларны Мөслимнәр үз машинасына тутырды. Ничек тә илтеп тапшырыбыз диләр. Кешегә соңгы ипиен бирә торган кеше иде. Балаларым дип кенә торды. Әле аның бер гадәте бар иде — шәһәр исеме язылган җирләргә “Без бергә Актаныш” дигән язу ябыштыра иде. Аның кебек ватанпәрвәр, үз ягын яратучы кеше күрмәдем мин. Дустымның урыны оҗмахта булсын. Изге юлда вафат булды.


Фикер өстәү