Путин 20 миллионга якын кешегә 40тан артык төрле түләүләр индексацияләнүен әйтте

Россиядә 1 февральдән 40тан артык төрле социаль түләүләр индексацияләнде, әлеге чаралар 20 млн кешегә кагылды. Бу хакта Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте, дип яза Татар-информ.

«1 февральдән 20 миллионга якын кеше өчен 40тан артык төрле түләүләр 7,4 процентка индексацияләнде. Бу — ана капиталы, беренче балага ул хәзер – 630 мең сум, икенче балага 833 мең сумга җитте», – дип искәртте дәүләт башлыгы.

Ул ел башыннан минималь хезмәт хакы 18,5 процентка артуын өстәде – хәзер ул 19 242 сум тәшкил итә. Шулай ук Путин хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка «боларның барысы да чынлыкта ничек эшләп китүен» хәбәр итәргә кушты.


Фикер өстәү