Балалар пособие түләүләре артачак

Балалар һәм ана пособиеләре билгеле күләмдә билгеләнә. Аларның күбесе, мисал өчен, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр минималь хезмәт хакы күләменә бәйле һәм февральдә индексацияләнә.

РИА Новости Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, минималь хезмәт хакы күләме агымдагы елның гыйнварыннан 12 792 сумга кадәр артты. 2022 елдан ул 13 617 сум тәшкил итәчәк.

«2022 елда социаль түләүләр һәм пособиеләр индексациясе коэффициенты 4,3 процент тәшкил итәчәк. Бу фаразланган күрсәткеч», — диде ул.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләмен билгеләгәндә, уртача хезмәт хакының минималь суммар күләмен исәплиләр, ягъни минималь хезмәт хакы күләмен 24кә тапкырлап билгеләнә. 2021 елда ул 307 008 сум тәшкил иткән. 2022 елда 326 808 сум булачак, дип сөйләде Финогенова.

Яшь ярымга кадәр баланы карау буенча пособие ай саен түләнә. Быел беренче, икенче һәм аннан соңгы балаларны карау буенча түләүнең минималь күләме 7 082 сум тәшкил итә. 2022 елның февраленнән башлап пособиенең минималь күләме 7 387 сумга кадәр артачак, диде белгеч.

Ана капиталының күләме дә артачак. 2022 елда беренче балага фаразланган түләүләр 503 237 сум, ә икенчесенә — 665 009 сум тәшкил итәчәк, ләкин беренчесенә түләү алынмаган очракта. Икенче бала тугач, беренчесе туу сәбәпле акча алган гражданнарга 161 772 сум түләү каралган, дип нәтиҗә ясады Финогенова.


Фикер өстәү