«Син дә бөтен кешегә дә булышып бетерә алмассың». ВТ журналисты Рәшит Зиннәтуллинның хәлен белеп кайтты

Казанның бер хастаханәсенә гаиләсе китереп ташлаган Рәшит Зиннәтуллин турында берничә мәртәбә язган идек. 65 яшьлек ир-ат язмышы берәүне дә битараф калдырмады. Аның гаиләсен эзләп табып сөйләшеп тә карадык. Алар кире кертмибез, диделәр. Арчада яшәүче туганнан туган сеңлесе белән аралашып торабыз.  Алар Рәшит абыйны картлар йортына урнаштырып булса иде, диләр.

Рәшит абый бүген ни хәлдә? Кая җибәрсәләр дә, хәлеңне белеп торырмын дигән вәгъдәмне үтәп, юлга кузгалдым. Рәшит абыйны моннан бер ай элек икенче приютка күчергәннәр. Моннан килдең дә, кердең түгел. Ишекләр бикле. Документ сорап тормыйча, ул яшәгән бүлмәгә керттеләр. Рәшит абый мине онытмаган. Елмаеп ук җибәрде. Әкренләп аягына баскан, үзе йөри башлаган.

– Ташкенттагы бүлмәбез шушындый иде, – ди ул диварларга төртеп күрсәтеп. – Мин монда күпмегә килгәнмендер инде, белмим. Урамда түгелмен, ятарга җирем, ашарга ризык бар. Рәүф улым килеп китте. Ул ташлап бетерми. Башка кешедән хәбәр юк. Кызларым килсәмме дигән идем. Хатынымның мине күрәсе дә килми. Теге приютка бер килеп усалланып китте ул. Ә менә Нинаны сагынам. Ул мине тегендә  (“Кеше Приюты”) чакта бик карады. Көн дә юындырыр иде. Көннәр озак уза, ятам да торам инде. Мине онытып бетермә яме, сеңлем! Тагын килерсеңме?

Бу очрашуыбыз тагын даавыррак булды. Элек Рәшит абый өчен бәгырем өзгәләнсә, бүген янәшәсендәге абзыйларны да кызганып кайттым. Берәүгә дә кирәксез, одеялга төренеп түшәмгә карап нидер уйлап яталар. Алар, хәтта үзара да сөйләшми кебек тоелды миңа. Чыгып киткәндә, шунда эшләүче хезмәткәргә, Рәшит абыйны юындырып, кырындырып булмыймы, сакаллары җиткән, дигәнемә дә чактан үкенмәдем.

– Балалары кая икән ул кешеләрнең, – диде ишек төбендәге апа. – Алар ничек яши икән? Монда китереп ату бер хәл, әле бит үлгәч тә җавап тотасы бар. Ата хакын берәү дә уйламый. Хатыннарга да тормыш итәргә ярый, аннан чыгарып ташлыйлар. Бездә алар 105. Барысына да вакыт та җитми. Аларны һәрберсен социаль хезмәткәр карый. Үтенечегезне җиткерербез. Син дә бөтен кешегә дә булышып бетерә алмассың.

Соңгы сүзе йөрәгемә тиде. Үземне генә уйлап яшәгән булсам, мин бәлки, бу яшемә дә җитмәс идем. Шул кеше рәхмәтләре яшәтәдер дә бәлки, мине. Иң мөһиме – булышып яшәргә язсын! Берәүгә дә монда өлкәннәр көненә калырга язмасын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү