Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм үзенең администрациясенә лаеклы хезмәт династияләре вәкилләре өчен дәүләт бүләген гамәлгә куярга кушкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
“Россия Федерациясе Президенты Администрациясенә, Россия Федерациясе Хөкүмәте белән берлектә, лаеклы хезмәт династияләре вәкилләре өчен дәүләт бүлеген гамәлгә кую турындагы мәсьәләне карарга”, – диелгән 15-16 февральдә Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренә сәфәре буенча булдырылган бурычлар исемлегендә.