Татарстанда күпкатлы йорт тәрәзәсеннән 1 яшьлек малай егылып төшкән

Чаллыда 11нче кат тәрәзәсеннән 1 яшьлек бала егылып төшкән. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига Яңа шәһәрнең 4/10 йортында бүген, 24 августта, көндезге 11ләр тирәсендә булган. Фаразлар буенча, сабый башта  — диванга, аннары тәрәзә төбенә менгән һәм москит сеткасына таянып, 11 каттан түбәнгә очкан. Малайны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илткәннәр һәм табиблар аның үлемен раслаган.

Малай егылган вакытта аның әнисе белән абыйсы башка бүлмәдә булганнар.

Хәзер «Саксызлык аркасында үлем» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү