Татарстанда тәүлек эчендә 46 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә  коронавирус йоктыруның 46 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өч кеше авыруны читтә йоктырып кайткан, башкалары авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

— 19 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана, —  диелә министрлык хәбәрендә.

Казанда — 22, Чаллыда  — 8, Тукай районында — 5, Лаеш районында — 3, Алабуга районында — 2, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Менделеевск, Түбән Кама һәм Теләче районнарында берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан соң республикада коронавирус инфекциясенең 25 123 очрагы теркәлгән. Барлыгы 966 676 кеше коронавирустан прививка ясаткан. 804 069 кеше икенче дозаны ясатып өлгергән.


Фикер өстәү