Татарстанда көймәдә йөзеп киткән егет белән кызны эзлиләр

Алабуга районында 16 яшьлек кыз белән 17 яшьлек егетне эзләү дәвам итә. Бу хакта  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

22 августта алар дуслары белән елга буенда ял иткән булган. Күпмедер вакыттан соң Кама буйлап моторлы кабартылган көймә белән йөзеп китәләр һәм юкка чыгалар. Әлегә көймә дә, яшьләр дә табылмаган. Аларны барлыгы 70 кеше эзли. Моның өчен 18 көймә, авария-коткару автомобиле һәм квадроцикл җәлеп ителгән.


Фикер өстәү