Өч яшьлек бала тәрәзәдән егылып һәлак булган

Өч яшьлек малай Волгоградта дүртенче кат тәрәзәсеннән егылганнан соң һәлак булган. Бала язмышы өчен табиблар берничә сәгать көрәшкән, дип хәбәр итә «Волгоград яңалыклары» порталы.

Инцидент шәһәрнең Тракторозаводск районында булган, бала кухняда әнисе белән бергә булган. Хатын берничә минутка читкә китеп торган мәлдә, бала тәрәзә төбенә менгән, москит челтәркә таянган һәм аның белән бергә дүртенче кат биеклегеннән егылган.

Баланы авыр хәлдә хастаханәгә салалар, ул күпсанлы җәрәхәтләр алган. Табибларның бөтен тырышлыгына карамастан, зыян күрүче берничә сәгатьтән соң вафат булган. Килеп чыккан хәлләрне хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә.


Фикер өстәү