Татарстанда «Игътибар – балалар!» дигән акция башланды

«Игътибар – балалар!» акциясе юл-транспорт һәлакәтендә балаларның имгәнүен кисәтүгә юнәлдерелгән. Быелның 7 аенда гына республикада балалар катнашында 271 авария теркәлгән. 11 бала үлгән, 286 бала төрле җәрәхәтләр алган. Узган ел куркыныч саннарның барысы да кимрәк булган.

Татарстан ЮХИДИ идарәсе белгечләре әйтүенчә, тәҗрибә күрсәткәнчә, август-сентябрь айларында балалар катнашында аварияләр арта. Озакка сузылган җәйге ялдан соң алар юлда үз-үзләрен дөрес тотарга кирәклеге турында оныта. Махсус чара барышында инспекторлар балалар утырган машиналарга аерым игътибар бирәчәк. Моннан тыш җәяүле чыгу урыннарында, мәктәп яннарында эшне көчәйтергә, әти-әниләр белән очрашулар уздырырга ниятли.


Фикер өстәү