Ураза гаете көнне Казанда “Рамазан Фест” бәйрәме узачак

10 апрель – Ураза гаете көнне Казанда “Рамазан Фест” гаилә бәйрәме узачак. Ул көндезге сәгать бердә башлана. Бу хакта журналистларга “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сөйләде.

– Россия Империясе заманында яшәгәндә дә авыр елларда татар бистәсендә күңел ачу булган: бүләкләр таратканнар, балаларга тәм-томнар биргәннәр. Рамазан ае тәмам булгач, шул заманда да бәйрәм үткәргәннәр. Бүгенге тормышыбыз инкыйлабка кадәрге тормыштан күпкә яхшырак. Мөфтиләребез, Аллаһка шөкер, министр дәрәҗәсендә, шәһәр башлыклары намазның беренче сафында утыра, мәчет ачылышларына килә. Шундый вазгыятьтә яшәп, безгә мөмкинлек бирелеп тә, мәчет эчендә качып ятсак, дөрес булмас иде. Шуңа күрә без шәһәр күләменә чыгабыз, бергәләп, зурлап бәйрәм итәргә тырышабыз, – диде Йосыф хәзрәт.

Быел “Рамазан Фест” бәйрәме –Милли китапханә янында узачак. Биредә ике зур сәхнә эшлиячәк. Аның берсе – олылар, икенчесе балалар өчен каралган. Бәйрәм дәвамында сәхнәдән нәшидләр яңгыраячак, балалар өчен төрле уеннар, мастер-класслар оештырылачак. Моннан тыш оештыручылар бәйрәмгә килүчеләрне тәмле өчпочмак белән дә сыйларга вәгъдә бирә. “Рамазан Фест”та катнашучылар яңа гаилә туу мизгеленең дә шаһиты булачак. Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бу көнне бәйрәм сәхнәсеннән яшь парга никах укыячак.

– Бөтенләй диннән ерак булган кеше безнең бәйрәмгә эләгә икән, аңа кызык, күңелле булырга тиеш, дигән фикергә килдек. Әлбәттә, бәйрәмне дини кысалардан чыгармыйбыз, әмма ләкин бөтен кеше ял итеп, рәхәтләнеп илебезнең матурлыгын күреп: “Бу мөселманнар гыйбадәт тә кыла белә, ял да итә беләләр икән”, – дисеннәр иде, – ди Йосыф Дәүләтшин.


Фикер өстәү