Табиб: Тамак авыртканда «леденец»ны чамадан артык куллану бик куркыныч

«Гемотест» лабораториясе табиб-эксперты Денис Банный тамак авыртканда кулланыла торган леденецларның гына түгел, спрейларның һәм башка төрле средстволарның да куркыныч булырга мөмкинлеге турында әйтә. Белгеч әйтүенчә, бу аллергия китереп чыгаруга бәйле. «Иң яхшысы дигәндә, күзләрдән яшь ага, борынга томау төшә. Иң начары дигәндә, Квинке шешүе пәйда була. Бу – организмның аллергенга каршы кискен реакциясе. Төп билгесе – күз тирәсе, авыз эче һәм сулыш юллары шешә башлый. Бигрәк тә бугаздагы үзгәрешләр куркыныч: кеше буылырга мөмкин», — ди белгеч.

Денис Банный әйтүенчә, кайбер спрейларны йөкле хатыннарга да кулланырга ярамый. Чөнки мондый препаратларның тератоген эффекты карындагы сабыйга тәэсир итә. Моннан тыш аларны балаларга биргәндә дә бик сак булырга кирәк.

«Мондый препаратлар 3 яшькә кадәрге балаларда рефлектор спазм китереп чыгарырга мөмкин. Алардан өлкәнрәкләренә дә инструкциядә рөхсәт ителсә генә бирергә ярый. Әгәр бу хакта язылмаса, препарат өйрәнеп җителмәгән дигән сүз», — ди табиб.

Эксперт әйтүенчә, инструкциядә күрсәтелгән нормадан күбрәк куллансаң, пастила һәм леденецлардан соң эч авырту, косу, йокы килү, йөрәк тибеше арту кебек күренешләр күзәтелергә мөмкин.


Фикер өстәү