Лазер ярдәмендә күзләргә операция ясауның уңай һәм тискәре яклары

Соңгы арада күзләргә лазер ярдәмендә операция ясату популярлашып китте. Модага иярү галәмәтеме бу? Лазер ярдәмендә күзләргә операция ясауның нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

Республика офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы Элина Минхуҗина белән шул хакта сөйләштек.

Элина Минхуҗина

Ни өчен күзләргә лазер ярдәмендә коррекция ясау соңгы арада шулкадәр популярлашты?

– Лазер ярдәмендә күзгә операция – күз күрүен яхшыртырга мөмкинлек бирүче югары технологияле, нәтиҗәле ысул. Бу ысул бүген, чынлап та, бик популяр. Безнең республика офтальмология хастаханәсендә дә көненә шундый 25–30 операция ясала. Бу ысул белән, нигездә, 40 яшькә кадәрге кешеләрне дәвалыйбыз. Әлеге ысул ярдәмендә кыска гына вакыт аралыгында ерактан күрмәү яки тонык күрү (астигматизм) кебек күз авыруларыннан котылырга була. Лазер ярдәмендә ясала торган операция, күп дигәндә, 15 минут дәвам итә. Бу ысул, иң беренче чиратта, әнә шул ягы белән алдыра.

Лазер ярдәмендә күзгә коррекция ясауның файдасы нидә?

– Әлеге төр операция ярдәмендә кыска вакыт эчендә иң зур хәрефләрне генә һәм ерактан нибары ун процент чамасы гына күргән кеше дә операциядән соң 100, хәтта 120 процентка кадәр күрә башлый. Шул рәвешле кеше өчен бик зур мөмкинлекләр ачыла. Кеше кабаттан дөньяның ямен тоеп, күреп яши башлый. Операция ясар алдыннан күзгә авыртуны баса торган тамчылар салалар. Шуңа күрә аны ясаганда авырту сизеләчәк дип тә куркасы юк. Аннары лазер ярдәмендә күзгә операция ясау кайчак матди яктан да отышлырак чыга. Мисал өчен, астигматизм диагнозы куелган кешеләр өчен чыгарылган линза һәм күзлекләр бик кыйммәт. Өстәвенә кеше аларга бик озак һәм авырдан ияләшә. Шуңа күрә бу очракта лазер ярдәмендә күзгә операция ясату күпкә отышлырак.

Шулай да, ничек кенә булмасын, теләсә кайсы операция организм өчен зур сынау инде

– Килешәм. Лазер ярдәмендә операция ясаганнан соң да, гадәттә, күзгә ком салган шикелле, анда нәрсәдер бар кебек тоела. Әмма бу уңайсызлыклар икенче көнгә кими. Бер ай дәвамында ул тулысынча юкка чыга.

Ишеткәнегез бардыр: күпләр лазер ярдәмендә операция ясаган табибларның барысы да күзлек кия, димәк, бу алым зыянлыдыр, дип шикләнә. Лазер ярдәмендә операция ясау күзләргә зыян да салырга мөмкинме?

– Әйе, кайбер күз табиблары үзләре дә күзлек кия. Әмма шәхсән мин белгән барлык яшь табиблар күзенә лазер ярдәмендә операция ясатты. Ә менә яше 40тан узган табибларның күбесе күзлектән йөрүне кулайрак күрә. Ник дигәндә, бу чорда инде күздә табигый үзгәрешләр башлана. Шуңа күрә әлеге очракта операциянең бу төре бик килешеп бетми. Чынлыкта яшәү рәвешең күзлек, линзага бәйле булу бик кыен. Алар бик нык чисталык сорый. Ник дигәндә, күзлекне гел чистартып тормасаң, линзаны чиста кул белән кимәсәң, алар күзне ялкынсындырып, тагын да җитдирәк авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Әйткәнемчә, алар кесәгә дә суга.

Нинди очракларда күзләргә лазер ярдәмендә коррекция ясау, гомумән, киңәш ителми?

–  Операция ясатыр алдыннан кеше иң элек диагностика узарга тиеш. Бу бик мөһим. Ник дигәндә, күзнең мөгез катлавы юка булганда барлык дәвалау ысуллары да килешеп бетми. Шуңа күрә җитди күз авырулары, яман шеш, шикәр чире, ревматоидлы артрит кебек чирләр вакытында күзгә лазер ярдәмендә операция ясарга ярамый. Бу ысул йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга да киңәш ителми. 18 яше тулмаган балаларга да лазер ярдәмендә операция ясарга ярамый. Ник дигәндә, бу чорда күз алмасы үсә, формалаша. Яше 45тән узган кешеләргә дә лазер ярдәмендә күз күрүен яхшыртырга киңәш ителми.

Хатынкызга күзләренә лазер ярдәмендә операция ясаткач, бала тапса, күз күрүе начарланачак, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләрдә хаклык бармы

– Йөклелек чорында, бала тапкач, хатын-кыз организмында бик зур гормональ үзгәрешләр була. Шуның йогынтысында хатын-кызның лазер белән операция ясалган күзе дә начаррак күрә башларга мөмкин. Әмма ул коточкыч дәрәҗәдә начарланмый. Шуңа күрә бу очракта куркырга сәбәп юк.

Ни өчен лазер операциясе ясарга ике атна кала линзасыз йөрергә кушалар?

– Операция алдыннан күзләрне, бигрәк тә аның мөгез катлавын яхшылап тикшерәләр. Линза исә менә шул тикшерү нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә күзләрне тикшергәндә хата китсә, операция дә уңышсыз чыгарга мөмкин.

Врезка

Күзләр яхшы күрсен, гел сәламәт булсын өчен киңәшләр

– Күзләргә дә витамин кирәк! Иң элек әнә шул хакта онытмагыз. А, Е, С һәм В витаминнары күзләргә аеруча файдалы. Алар кишер, петрушка, диңгез ризыклары, кара җиләктә, чикләвек, йомырка, ярмаларда бар. Күзләр яхшы күрсен өчен көненә 1 стакан кишер суы эчү дә җитә.

– Көндәлек тормышта кеше барлык мәгълүматның 75 процентын күз аша ала. Дөрес тукланмау, пычрак тирә-юнь, озак итеп телевизор, гаджетка карау күзгә бик начар тәэсир итә. Компьютерда эшләгәндә монитордан 50–70 сантиметр ераклыкта утырырга һәм һәр сәгать саен күзне 5–10 минут ял иттереп алырга кирәк. Күзләрне ял иттерү өчен вакыт-вакыт күзләрне еш-еш ачып йомарга (кан әйләнешен яхшырта) яисә берничә секундка йомып торырга кирәк.

– Тәмәке тарту да күзгә зур зыян сала. Никотин күзнең яктылык нурларын кабул итүче эчке сүрүенең (сетчатканың) кан йөрешен боза.

– Күзләр өчен файдалы салат та ясап ашый аласыз. Моның өчен 1әр өлеш угычтан уылган кишер, вакланган күрәгә, әфлисунга 1 аш кашыгы бал кушып болгатырга, шуны 10 минуттан ашарга кирәк. Салатны бер ай дәвамында көн дә ашасагыз, файдасы озак көттермәс.


Фикер өстәү