«Ирем кызымны кабул итә алмады, гаиләдән китте»: Фирдәүсә ханымның язмышы

Арчада яшәүче Фирдәүсә ханымга олы йөрәкле тормыш иптәшен очратканчы урау юллар узарга туры килә.

Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә гидрометеорология техникумына укырга керә ул. Булачак ире белән дә шунда таныша. Башта бар да яхшы кебек тоела. Тик беренче балалары авыру булып тугач, гаиләдә җылылык бетә.

– Кызыма 3 ай чагында анда ДЦП икәнен, өстәвенә эпилепсия өянәге дә барлыгын белдек. Туганда имгәнгән, диделәр. Үз балаң нинди булса да, кадерле һәм газиз. Кызымны бик яратып карадым. Аннары тагын авырга уздым. Икенче балабыз – улым туды. Ирем белән мөнәсәбәтләр тагын да катлаулана барды. Ул кызымның авыруын кабул итә алмады. Өченче бәбием карынымда иде, ирем гаиләдән китте. Ул хәтта тагын бер баласы туасын белми дә калды, – дип искә ала Фирдәүсә ханым.

Ярый ла әти-әнисе, туганнары гел янәшәдә була. Икенче баласы тугач, Арчага кайтып яши башлый алар. Фирдәүсә ханым бирешми – өч баласы хакына тормышның якасына ябыша. Бервакыт Фирдәүсә ханымга кызы белән ял итәргә юллама бирәләр. Әниемне җибәрермен дип уйлап куя ул. Әллә ана йөрәге сизенә инде, әллә бераз ял итсен, дип санаторийга кызын җибәрә.

– Әнием куып диярлек озатты. Шул ял тормышымны үзгәртте дә куйды минем. Каршы яктагы бүлмәдә яшәүче Илгизәр белән таныштым. Дөресрәге, башта кызым белән дуслашты алар. Сабыем Илгизәрне күрсә, нишләргә белми иде. Сөйләшеп киттек. Мин үз язмышымны сөйләдем, Илгизәр – үзенекен. Миннән ун яшькә олырак, Апас районының Дәвеш авылыннан. Кечкенә вакытында өстенә агач төшеп, бер күзе сукырайган, икенчесенә зыян килгән, – дип сөйли Фирдәүсә ханым. – Илгизәр бик матур итеп баянда уйный. Ирсез тормыштан бик арыган идем инде. Илгизәр белән кушылгач, тормышым түгәрәкләнде. Мин үземне хатын-кыз итеп тойдым.

Гаиләгә тагын күңелсез хәл килә. 2002 елда Тимур исемле кече улының өстенә капка төшә. Ул бик каты имгәнә. Биленнән алып аягына кадәр гипста була. Әмма сынауларга бирешергә өйрәнмәгән Фирдәүсә ханым бу юлы да көчле булып кала. Алар сынауны бергә җиңә. Уллары аякка баса.

– Кызымны 26 яшенә кадәр карап үстердек. Моннан 8 ел элек вафат булды. Илгизәр белән яши башлагач, уртак кызыбыз Гөлия туды. Аңа 20 яшь инде. Олы улым Данилгә – 30 яшь. Ул әле өйләнмәгән. Кече улыма – 29 яшь. Ул хатыны белән ике бала үстерә, – ди Фирдәүсә ханым. – Миңа түгел, Илгизәргә сокланырга кирәк. Мин аңа карап, үземдә яшәргә көч таба идем. Әле дә шулай. Инде икенче күзе дә бөтенләй күрми.   Өч балалы, аның өстенә берсе урында гына ята торган сабый үстерүче хатын яныннан сау-сәламәт ир качканда, Илгизәр мине ничек бар шулай кабул итте. Менә кайда ул чын ир-ат! Нинди йөрәге белән минем белән тормыш башларга риза булгандыр ул?! Мин аңа бик рәхмәтле. Ирем – бик матур, чибәр кеше. Күзләре күрмәү комачау итми. Аның белән бик рәхәт. Бәхетле булыр өчен күңел күзләре күрү дә җитә икән, дим мин. Сеңелләрем дә, безнең җизни кебек кеше юк, дип тора. Менә шуннан чамалагыз инде.

Фирдәүсә ханымнан беренче ире турында да сораштык. Арчага бер тапкыр кайтып килгән ул. Инде күптән вафат икән. «Әгәр тагын бер кат яшәсәгез, үз язмышыгызны узар идегезме?» – дим. Фирдәүсә апаның күңеле тулып китте. Күз яшьләрен сөрткәч, дәвам итте ул:

– Аллаһы Тәгалә, яраткан кешемне сынармын, дигән. Минем урында башка берәү, бәлки, бу сынауны уза да алмас иде. Янәшәмдә таяныр кешеләр булганга, мин авырлыкларны җиңә алдым. Илгизәрем терәк булды. Бүген мин бик бәхетле, – ди Фирдәүсә апа. – Әгәр гомер тагын бер бирелсә, тормыш юлымны кабат үтәр идем. Әмма кайсыдыр җирен дөресләп тә куяр идем. Һәркем үз юлын үзе үтә. Хаталарсыз кеше юктыр. Миндә дә бар алар. Әмма шунысын әйтә алам: кешеләрне рәнҗетмәдем, дөньяны яратып яшим…


Фикер өстәү