«Кабер ташы, сыйпый-сыйпый, шомарып бетте, ахры…»

Чистай районының Дүртөйле авылында яшәүче Әлфия Минвәлиеваның сөйләгәннәрен тыңлап утыру гына да күңелдә авыр тойгылар калдырды. Бер кешегә шулкадәр хәсрәт килсә дә килә икән дип уйладым.    

– Тумышым белән шушы авылныкы мин. Бәхетсезлегемне эзләп, диим инде, Сарсаз авылына кияүгә чыктым, – дип гомер йомгагын сүтә башлады ул. – Хәер, аңа кадәр дә 21 яшьлек бертуган энемнең фаҗигале үлемен кичереп, сынауларда сынала башлаган идем инде. Кияүгә чыккач, ирем белән әйбәт кенә яшәдек, күпмедер вакыттан соң бәби көтүемне белдек. Йөкле вакытым бик җиңел узды, бернинди дә авырлык булмады. Бәбиләр чак җиткәч, хастаханәгә бардым. Кызганыч, иң сөенечле мизгелләрем булырга тиешле көнем табиблар бәйрәменә туры килде. Температурам 42 градуска кадәр күтәрелеп, бала таба алмыйча бик газаплансам да, янымда ярдәм итәргә табиблар булмады. Бераздан килеп җиткәннәре дә үз эшләренә салкын карады. Нәтиҗәдә көтеп алган нарасыемны коткара алмадылар, үзем дә үлем белән яшәү арасында идем. Хәлем бик авыр булды. Аякларым йөрмәс хәлгә килде. Хәл алып, аякка басканчы, ярты ел вакыт кирәк булды. Аның 2,5 аен хастаханәдә уздырдым.

Дәваланып кайткач, күпмедер вакыттан соң кабат йөккә уза Әлфия Минвәлиева. Икенче улын исән-имин күтәреп, алып та кайта. Дөньялары түгәрәкләнеп, матур гына яшәгәндә, ишекләрен кабаттан борчу-хәсрәт кага.

– Ирем эшкә барган җиреннән авариягә очрады. Мотоцикл белән капланып, тәненә ут каба. Бик көчле имгәнә, исән калган бер генә җире дә калмый. 11 ай Чистай хастаханәсендә ятты, яныннан бер минутка да китмәдем. Аякка басуын басты, тик бу сынауларны, авыртуларны бик авыр кичерде. Хастаханәдән чыккач, озак яши алмады, үлеп китте. Ә без улым Илшат белән икәү генә калдык, – диде Әлфия Минвәлиева.

Әлфия әйтүенчә, бердәнбер газиз уллары бик акыллы, тырыш егет булып үсеп җитә. Мәктәпне тәмамлагач, Алабугада милиция мәктәбендә белем ала. Башта – Чистайда, армиядән кайткач, Казанда эшли. Биредә ул бер зур оешмага икътисади куркынычсызлык буенча җавап бирүче кеше булып эшкә урнаша.

– Улым гел юлда, гел чит илләрдә командировкада булды. Соңгы китүендә: «Әни, мин Калугага барып кайтам», – дигән иде. Тик шул китүеннән әйләнеп кайтмады. 2012 елның июле иде ул. 8е кайтырга тиеш иде, тик командировкасын озынайттылар. 11 июль көнне шалтыратты. Кайтырга билет алганлыгын, эш буенча кирәкле акчаны табуын әйтте. Шуннан соң элемтәгә чыгып булмады. Күңелем сизенгәндәй, энемнең хатынына да: «Бер дә Илшатка охшамаган бу. Ул телефонны алмыйча тормый иде бит», – дидем әле. Шуннан соң мунчага киттем. Бервакыт энемнең кызы: «Илшат абый шалтырата», – дип, телефонны китереп бирде. Мин сөенә-сөенә алдым инде, тик таныш булмаган ир миңа улымның суга батып үлүен, әлегә кадәр гәүдәсен таба алмауларын хәбәр итте. Кемнедер коткармакчы булып суга кергән, диделәр…

Тик ана күңеле моңа һич кенә дә ышанмый. Ул вакытта улының суга батып үлмәвенә ишарәләр дә күп була. Гаделлек, дөреслек эзләп, какмаган ишеге, басмаган бусагасы калмый. Тик улының милициядә эшләүче элеккеге дусларының да, башкаларның да тел төбеннән дөреслек эзләп өзгәләнүнең бернигә китермәвен, үзенә начарлык кына эшләвенә төшенә.

– Улымны артык гадел булуы харап итте. Тормышта андый да булырга ярамый икән. Улымның исемен аклап чыга, ахырга кадәр барып җитә алмадым. Иң зур үкенечем шул. Дөреслек эзләп әрле-бирле йөргәндә, төшемә еш керде. Азрак ачыклык керә башласа, сөенечен белдерә иде. Юлымнан кире борсалар яки эшем алга бармаса, күңеле төшкән халәттә булыр иде. Андый чакларда: «Улым, нишлим соң инде тагын?» – дип үксеп елый идем. Үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклавымны бик теләгән иде дә югыйсә. Шушы юлларда йөргәндә, улымның җитәкчесен күреп сөйләштем. Шул чагында да: «Ул бит минем бер генә бөртегем иде. Аннан башка ничек яшим хәзер…» – дип өзгәләндем, – дип искә алды ул елый-елый. – Бер ел буе көненә икешәр-өчәр тапкыр зират юлын таптадым. Мондый хәлләр киноларда гына буладыр дип уйлыйм идем. Юк икән шул, өндә дә булырга мөмкин икән. «Улым, ач күзеңне, бу мин», «Улым, мин сине шундый сагындым», «Дөреслек таба алмадым, рәнҗемә», – дип такмаклап елап тилерә башлаган идем иде. Кабер ташы, сыйпый-сыйпый, шомарып бетте, ахры.

Сынаулары моның белән генә туктамый әле бичара хатынның. Улының китүенә 4 ай булганда, әнисе бакыйлыкка күчә. Үзе аягын сындырып, гипс салдыра, җитмәсә, анысы уңышсыз булып чыга.

Әле ярый янында терәк булырдай, хәсрәтен күтәрешергә иңен куярдай туганнары бар Әлфия апаның. Сарсаз авылында фатиры булса да, әлеге вакытта ул энесе гаиләсендә яши.

– Алар мине үз гаиләләренә сыендырды. Монда мин үз йортымда кебек яшим. Аллага шөкер, әле ярый туганнарымнан уңдым. Бик нык ярдәм итәләр. Улым үлгәннән соң үземә берни дә

сатып алганым юк. Апа белән улы, күңелемне күреп, гел бүләк итеп торалар. Улым үлгәннән соң җиде ел үз эчемә бикләнеп яшәдем, беркая да чыкмадым диярлек. Әле менә соңгы елларда гына кешеләр белән аралаша, авылдагы мәдәни чараларга чыга башладым. Җәен кызлар белән диңгезгә барып кайтабыз.

Әлфия апа бүген дә улын югалту хәсрәтеннән айный алмый кебек тоелды миңа. Аның өчен вакыт гүя ун ел элек туктап калган. Ана өчен бердәндер газиз кешесен югалту – мәңгелек һәм төзәлмәслек яра.

– Мин күрмәгән хәсрәт калмады инде, – ди Әлфия Минвәлиева. – Беренче баламны табиблар гаебе белән югалттым. Иремне, энемне бик яшьли җир куенына салдым. Улымнан соң 4 айдан әни китте… Ләкин бала хәсрәтеннән дә яманы юк икән. Әнинең бакыйлыкка күчкәнен аңларлык та дәрәҗәдә түгел идем, чөнки улымны югалту ачысыннан күзем томаланган иде. Әни юклыгын акылым белән кабул итү бераз вакыттан соң гына килде… Улымны җирләгәннән соң, өч фотосын бик зур итеп ясаттым. Бик сагынганда, күңелемә урын таба алмаганда, шуларны кочаклап елыйм хәзер. Төшләремә дә керми инде. Туганнарыбыз аша гына «хәбәрләр җиткерә». Әле менә күптән түгел генә бер туганымның төшенә кергән. «Әнигә әйтегез, еламасын. Минем монда яхшы», – дип әйткән. Шушы сүзләреннән юаныч табып яшәсәм генә инде хәзер.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү