Каза һәм шәүвәл уразасы нәрсә ул һәм аларны кайчан тотарга?

– Кешенең калган уразалары булса, башта кайсын тотарга кирәк: казага калган уразаларны тотып, аннары шәүвәл уразасын тотасымы? Әллә киресенчә эшләргә кирәкме? Кешенең ураза тотмаган көннәре бер айга якын булса, аны казага калдырып тоткач, тагын алты көнне тотканчы, шәүвәл ае үтеп китә. Бу очракта казага калдырып тоткан шәүвәл ае уразасы кабул булачакмы?

Әлеге сорауга “Әл-Мәрҗани” мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирә: 

– Әйткәнемчә, шәүвәл ае уразасы ул – сөннәт. Бу айның беренче көне Ураза гаетенә туры килә, ул көнне ураза тотылмый. Гаеттән соң икенче көнне исә шәүвәл уразасын тота башларга мөмкин. Рамазанда казага калган көннәр булса, башта ул айда тотылмыйча калган уразаны тотып бетерергә кирәк. Бу бурычны кайтарганнан соң гына без шәүвәл аендагы сөннәт уразаны үти алабыз. Дөрес, кеше башта шәүвәл уразасын тотып, аннары рамазан аеннан калган фарыз уразаны тотса да зыян юк. Ләкин бу очракта фарыз уразасы утыз көнгә тулып бетмәү сәбәпле, ураза тотучы кеше бер еллык савапка ия булмаска мөмкин.


Фикер өстәү