Казанда самокат сезоны башланды: кагыйдәләргә нинди төзәтмәләр кертелде?

Көннәр җылыта, димәк, Казанда электр самокатлары прокаты сезоны башланды. Кызыклы мәгълүмат: башкалада яшәүче һәр 3 кешенең берсе узган җәй заманча «тимер ат»та йөреп караган. Әмма күңел ачам дип, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә истән чыгармыйк.          

Казан башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр итүенчә, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен быел 6 меңләп электр самокаты әзерләнгән. Прокат хезмәтләрен «Whoosh» кикшеринг сервисы (3500 электр самокаты) һәм «МТС Юрент» (2500) компаниясе күрсәтәчәк.

Шунысын да искәртеп узыйк: әлегә электр самокатын тәүлекнең якты вакытында гына кулланып була. Бу карар куркынычсызлык таләпләре белән аңлатыла, чөнки төнлә әле кырау төшәргә һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин. Моннан тыш, күп участокларда чокырларны ремонтлау эшләре алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә электр самокатларының гомуми саны әлегә 1,6 меңне генә тәшкил итәчәк. Тотрыклы җылы һава торышы урнашкач, алардан файдалану вакыты һәм саны артачак.

2022 елда самокатлар һәм велосипедлар прокаты буенча сервислар өчен 500 парковка урыны тәкъдим ителсә, быел аларның саны ике меңгә кадәр артачак. Сыйдырышлылыгы 20 мең берәмлекне тәшкил итәчәк.

Исеңдә тот!

Исегезгә төшерәбез: узган елның 1 мартыннан электр самокатларын индивидуаль мобильлек чарасы дип йөртә башладылар. Хәзер алардан бары тик 14 яшьтән өлкәнрәкләр генә файдалана ала. Шуңа бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләренә кайбер төзәтмәләр кертелде. Яңа кагыйдәләр гади самокатларга һәм роликлы тимераякларга кагылмый.

– Электр самокатында автомагистраль, шул исәптән юл кырые буенча хәрәкәт итү тыела.

– Хәрәкәт вакытында җәяүлеләрнең хокукы электр самокатыннан өстенрәк.

– Юлны кисеп чыкканда электр самокаты хәрәкәтнең барлык катнашучыларына юл бирергә тиеш. Әгәр хәрәкәт иткәндә электр самокаты җәяүлеләрне куркыныч астына куя яки хәрәкәт итүгә комачаулый икән, йөртүче тизлекне киметергә яки кызуларга тиеш.

– Электр самокатында хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 20 километрдан артмаска тиеш (Россия юл хәрәкәте кагыйдәләрендә рөхсәт ителгән тизлек – 25 км/сәг). Узган еллардагы кебек үк, Казандагы 486 урында махсус тизлек чикләүләре гамәлдә булачак (балалар бакчалары, мәктәпләр янында – сәгатенә 10 километрга кадәр, паркларда һәм скверларда – 15 км, сәүдә үзәкләре янында – сәгатенә 10–15 километрга кадәр). Электр самокатлары өчен хәрәкәт итү тыелган 44 зона билгеләнгән.

– Электр самокатларын чәчәк түтәлләрендә, газоннарда һәм башка төзекләндерелгән участокларда, тротуарларда һәм мәйданчыкларда (юл кырыеннан ара 1,5 метрдан таррак булса) калдырырга ярамый. Парковкага куелган электр самокаты белән юл арасындагы ераклык 1 метрдан да ким булмаска тиеш.

– Мобиль транспортны шулай ук тукталышларда, җәмәгать транспортын көтү павильоныннан 5 метрдан кимрәк ераклыктагы зонада, җир асты һәм җир өстендәге җәяүлеләр керү һәм чыгу урыннарыннан 5 метрдан кимрәк ераклыктагы зонада калдыру тыела.

Кагыйдәләр бозылган очракта, электр самокатларын һәм велосипедларны алып китәчәкләр, ә операторларга карата административ эш кузгатылачак. Узган ел шәһәрдә биш рейд оештырылган, нәтиҗәдә 119 электр самокатын алып киткәннәр.


Фикер өстәү