«Эш узгач, елап, гафу сорый»: абьюз мөнәсәбәтләргә нокта кую өчен нишләргә?

Түзәргә ярамый сөйләргә. Ни кызганыч, шәхескә карата көч куллану, җәберләү дигәндә, өтерне дөрес урынга куймыйча, тавышсыз гына кычкыруны дәвам иттерәбез. «Авызың тулы кан булса да, ил алдында төкермә» дигән әйтем каныбызга сеңгән бугай. Соңыннан гына шуның ачы җимешләрен татый башлыйбыз…

Хәзерге заман кешесенең теленә «абьюз» дигән сүз килеп керде. Юкка түгел, билгеле. Кемнең кем икәнен мөнәсәбәтләр күрсәтә башлады һәм бу хакта ачыктан-ачык сөйләргә тырышучылар күбәйде чөнки. Кыйный, димәк, ярата дип яшәү дөрес түгел!

Белгечләр искәрткәнчә, абьюз (физик көч куллану төре генә түгел), гаиләдәге золым коронавирус пандемиясеннән соң аеруча кискенләште. Аңлашыла да: кешеләр бик озак вакыт бер урында, бер үк кешеләр янәшәсендә, социумнан аерылып, чикле тормышта яшәде. Әмма якын кешеңнең кайчан да булса чиктән узуын берәү дә фаразлап яшәмидер инде ул…

Ярату белән җәбер арасында яшәгән, мөнәсәбәтләр корбаны булган кешеләр ачылып китеп сөйләргә яратмый, билгеле. Андыйлар сыену һәм бушану урынын социаль челтәрләрдә ешрак таба. «ВТ» хәбәрчесе дә аларны шундый чатларның берсендә тапты. Исемнәрен күрсәтмәү шарты белән, өч төрле язмыш бәян итәбез.

 

«Эш узгач, елап, гафу сорый»

Миңа – 25 яшь. Без егетем белән әле өйләнешмәгән. Ике еллап бергә яшибез. Соңгы арада арабыздан кара мәче үткән кебек. Гел талаш, гел сүзгә килү. Юк кына нәрсәне сәбәп итеп, тавыш куптарырга күп сорамый. Мине «томана син», «юләр» дип мыскыллый. Кыйнамаса да, авырттырырлык итеп, тәндә эз калырлык дәрәҗәдә тотып ала. «Миңа каршы килсәң, кулыңны сындырам», – дигәне бар. Аның сүзләре аркасында үземне яратмый башладым, әйтик, артык авырлыгым булмаса да, тәнемнән оялам. Вакыт узгач, елап, гафу сорый, яратуын аңлата ул. Башта котыра, аннан килеп кочаклый, мин дә шуннан тынычланам. Хыянәт тә итми, начар гадәтләре дә юк аның. Әмма менә шушындый очраклар еш кабатлана…

 

«Ир-атлардан уңмадым»

– Тормышта ир-атлардан уңмадым. Һәрвакыт мине мыскыллаган, мине түбәнсеткән, алдаган, кадеремне белмәгән, бөтен энергиямне алган кешеләргә гашыйк була идем. Моннан үзем дә газап чиктем. Гаепне үземнән эзләдем. Ирләргә ярыйм дип тырышмадым түгел, тырыштым югыйсә. Бик күп еллар узгач, психология белән кызыксына башладым. Чишмәнең кайдан башланганын аңладым. Баксаң, күп нәрсә балачактан килә икән. Безнең әти белән беркайчан да җылы мөнәсәбәтләр булмады. Әтидән бары тик каеш, шелтәләр, мыскыллаулар гына тәтеде. Димәк, аңымда мондый мөнәсәбәтләр дөрес, табигый, шулай булырга тиеш дигән фикер төпләнеп калган. Миңа да үземнең әйбәт, карусыз булуымны даими рәвештә дәлилләп тору кирәк булган, күрәсең. Әмма бу берәүгә дә кирәкми икән лә, киресенчә, юаш булсаң, таптап китәргә күп сорамыйлар. Үземне ярата, аңлый башлагач, тормышым үзгәрде. «Авыру» мөнәсәбәтләрдә торган кызларга киңәшем шул: башкаларның сезгә мөнәсәбәте үз-үзегезгә булган мөнәсәбәткә бәйле. Үзегезне корбан иткән саен, сездән файдаланучылар арта гына барачак.

 

«Ярату билгесе дип аңладым»

– Гомерем абьюзер янында үткән икән. Әлбәттә, башлангыч чорда ул миңа үлеп гашыйк иде. Күктән йолдызлар вәгъдә итте, барысы да матур булды. Чамадан тыш көнләште дә. Гашыйклык чорында мин моны ярату билгесе дип кабул иттем, бу миңа ошый иде. Гаилә коргач, эшләмисең, диде. Янәсе, ул – тәэмин итүче. Балабыз туды. Без башка шәһәргә күчендек. Шул вакытта үземнең япа-ялгыз булуымны аңладым. Эшем дә, танышларым да юк. Үземне кирәксез дип саный башладым. Артка борылып карыйм да, башка кеше тормышын яшәгәнмен икән, дим. Мыскыллый, түбәнсетә дә, вакыт узгач, хисләре тынгач, кабат ярату аңлата, кичер, ди. Бу хәл еш кабатлана. Мондый мөнәсәбәтләрдә яшәүчеләргә, андый кешеләр белән арагызны вакытында өзегез, дияр идем.

 

«Корбан көч кулланучыны аклый»

Кем ул абьюзер? Аның корбаннары кемнәр? Андый икәнен алдан белеп буламы? Психолог, арт-терапевт Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиевадан шулар турында сораштык.

– Иң элек абьюз һәм абьюзер төшенчәсенә аңлатма бирсәк иде.

– Абьюзер ул көчләүче кеше дигәнне аңлата. Сүз эмоциональ көч куллану турында да, физик көч куллану турында да бара. Беренчесенә, әйтик, тәнкыйть, гаепләү керә. Физик көч куллану инде үзе үк нәрсә булуын әйтеп тора. Ә абьюз ул – процесс, тыгыз элемтәдә торган кешесенә карата абьюзер кылган гамәлләр.

– Ир-ат кына түгел, хатын-кызлар да абьюзер була ала бит әле…

– Билгеле, була ала. Аерма шунда гына: аларның тәэсир итү ысуллары гына төрле. Ир-атлар еш кына физик һәм сексуаль көч куллану алымын файдалана. Ә хатын-кызларга эмоциональ абьюз хас. Мәсәлән, ир-атны начар әти, начар ир итеп калдыру, җенси якынлыктан баш тарту, аның әйткән сүзләренә колак салмау, бу ир-атны башка берәр ир-ат (төгәлрәге, хатын-кызның башындагы образ) белән чагыштыру. Хатын-кыз абьюзерларга хас тагын бер сыйфат – сәбәпсез үпкәләү һәм көнчелек.

– Кешенең абьюзер икәнен алдан ук чамалап буламы? Аның нинди сыйфатлары аеруча күзгә ташлана?

– Кызганыч, кемнең абьюзер икәнен алдан белү мөмкин түгел. Алар барысы да беренче карашка бик идеаль. Бик ягымлы, бик юмарт,  кайгыртучан һәм башкасы.

Шулай да кайбер критерийларга игътибар итеп, бу кешенең абьюзермы-юкмы икәнен аңлый алабыз. Беренчесе: потенциаль абьюзер үзенең партнерын сүзләре йә гамәлләре белән мыскылларга мөмкин. Икенчесе: тыюлар, нидер эшләргә рөхсәт итмәү. Өченчесе: шантаж, куркыту, янау. Дүртенчесе: кискен рәвештә тәнкыйть яудыру. Бишенчесе: партнерның эш-гамәлләрен түбәнсетү. Алтынчысы: парнертны үзен гаепле итеп тоярга мәҗбүр итү. Үземнең практикадан чыгып, шуны әйтә алам: миңа бу сораулар белән мөрәҗәгать иткән кешеләр дә еш кына: «Мин үземнең хаклы булуымны беләм. Әмма аның янында үземне гаепле итеп тоям, гафу сорарга кирәк дип уйлыйм башлыйм», – ди.

Мөнәсәбәтләрдә абьюзер контроль ярата, шәхеснең шәхси чикләрен боза. Хәтта ки корбанга «милек» буларак карарга да мөмкиннәр. Абьюзерның партнерга карата мөнәсәбәте бик еш үзгәрә. Әйтик, иртән ул бик әйбәт, ярдәмчел булса, кичкә исә үзенең барлык начар сыйфатларын чыгарып салырга мөмкин. Мондый мөнәсәбәтләрдә гармония юк.

Абьюзер еш кына үзенең корбанын аның якын кешеләреннән аерып алырга тырыша. Хәтта әти-әнисе, якын дусларыннан да.

–  Соңгы арада абьюз, хатын-кызга карата көч куллану темасы бигрәк тә популярлашты. Бу үзеңә яр сайлаганда күпкә игътибарлырак, таләпчәнрәк булырга этәргеч бирмәсме?

– Бу тема элек тә булган инде, әмма аны күрсәтергә, кешегә чыгарырга тырышмадылар. Өйдә булган өйдә калырга тиеш иде. «Түзәргә» дигән фикер көчле иде. Хәзер исә тормыш та, кыйммәтләр дә үзгәрә. Абьюз турында күпме генә сөйләсәләр дә, мондый мөнәсәбәтләр тозагында калган кешеләр шактый әле. Мондый сораулар белән еш очрашкан кеше буларак шуны әйтә алам: әйе, хатын-кызлар хәзер ир-ат белән мөнәсәбәт коруга бик җитди карый. Хәтта алар үзләренә кирәк образны визуальләштереп, шуны «тартып китерү» ысулын да куллана. Алай гына булмый шул. Хатын-кызның еш кына абьюз мөнәсәбәтләргә тартылуы балачактан һәм аның мәхәббәт, мөнәсәбәтләр төшенчәсен ничек аңлавына бәйле.

– Абьюз һәрвакытта да физик көч куллануда чагыламы?

– Юк. Төп бәла да шунда. Көч кулланылган очракта, аның ачык дәлилләре күренәчәк. Әйе, көч кулланылган, шулай булган икән, дип, гаепне танырга да була. Ә менә психологик абьюзны ничек дәлиллисең? Безнең җәмгыять психологик абьюзның ни икәнен аңламый әле. Ябык ишекләр артында кешенең нинди булуын каян беләсең? Мондый төр абьюз аркасында аерылышуга барып җитсәң, аны ничек башкаларга, бигрәк тә туганнарыңа аңлатасың? Психологларга еш кына әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итәләр дә.

– Аларның корбаннары кем?

– Үзбәясе түбән, үзенә ышанмаган кешеләр. Бу – беренче чиратта. Икенчедән, эмпатиясе көчле затлар. Ягъни бу кешеләрдә, гадәттә, оялу, үзен гаепле тою, намус, жәлләү кебек хисләр бик көчле була. Моңа өстәп, эмоциональ яктан башка берәүгә бик бәйле кешеләр дә абьюзер корбаны була ала. Бик көчле шәхесләр дә абьюзер корбаны булырга мөмкин. Чөнки абьюзерларга мондый кешеләрне буйсындыру, сындыру икеләтә ләззәт бирә. Аларга бу бик ошый. Абьюз мөнәсәбәтләргә тотрыксыз халәттә булганда эләгү ихтималы зур. Еш кына мондый очракта абьюзерлар «коткаручы» образында килеп баса. Аларның тозагына эләккәнне сизми дә калырга мөмкин.

Абьюзер үзгәрә аламы?

– Бик еш мондый кешеләр үзгәрми, дибез. Чөнки бу кешеләргә мондый сыйфатлар табигатьтән бирелгән, канына сеңгән. Йә инде бу кешенең үзгәрү теләге юк. Чөнки аңа болай яшәү дә бик уңай һәм рәхәт. Проблеманың барлыгын аңлаганнар исә махсус терапия уза, үзгәрергә тырыша. Әмма бу –  барлык санның 1 процентыдыр. Бу бик аз бит! Аларның эгоизмы бик көчле.

– Гадәттә, нарцисслар һәм психик тайпылышы булган кешеләр абьюзер була ала, диләр. Бу шулаймы?

– Монда күп нәрсә балачакка барып тоташа. Без җәмгыятьтә нинди булу моделен (модель поведения) нәкъ менә балачактан алабыз. Мәсәлән, шәхеснең әти-әнисе нарцисс икән, мондый гаиләдә тәрбияләнгән бала да салкын, таләпчән булып үсә. Хисләрне күрсәтү оят саналган гаиләләрдә, тиран ана, эчкече ата булган гаиләләрдән еш кына абьюзерлар чыга да.

– Ничек уйлыйсыз, ни өчен бездә әле абьюз, гаиләдә көч куллану (аеруча хатын-кызга карата) һаман да аклана, аны бары тик «бытовуха» дип кенә бәялиләр?

– Корбан еш кына үзенә карата золым кылган кешене аклый. «Аның балачагы авыр узган бит», «Аны да кыйнаганнар», «Аның әтисе әнисен кыйнаган, ул шуңа шулай», «Аның каравы ул балаларны ярата бит» – менә шундый акланулар табарга тырышалар. Тагын бер сәбәп: корбанның абьюзерга икътисадый яктан бәйле булуы. Ягъни ул үзе эшләми, аны тәэмин итеп торалар. Шуңа да абьюзер «яхшы» булып кала. Корбанның да шундый мөнәсәбәте булгач, җәмгыять ничек башкача уйласын инде?! Һаман аклану эзлибез икән, үзгәреш булмаячак.

– Абьюз мөнәсәбәтләргә нокта кую өчен нишләргә?

– Мондый мөнәсәбәтләргә нокта кую бик тә авыр. Әмма бу мөмкин. Мондый мөнәсәбәтләрдән котылырга теләгән шәхес белән эшләргә кирәк. Иң элек эчке сорауларга җавап табарга, психологик яраларны өйрәнергә. Абьюз мөнәсәбәтләр көч куллануга кадәр җиткән икән, андый кешедән дәшмичә, тыныч кына китә белергә кирәк. Югыйсә абьюзерны тагын да ярсытырга, тагын да аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Абьюзер корбанын үтерергә дә мөмкин хәтта! Әлбәттә, китәр алдыннан акча ягын кайгыртырга, ярдәм итүчеләрне табарга, алдан әзерләнергә кирәк. Абьюзердан китеп, берничә ай узгач кына, юридик сорауларга тотынырга.

 

САН

30% – өйдәге җәбер белән очрашкан

40% – якыннары, танышлары арасында шундый очраклар барлыгын белә

90% – гаиләдәге җәбер-золымны кул күтәрү дип аңлый

* KION һәм VK Добро оештырган сораштыру нәтиҗәләре нигезендә

 


Фикер өстәү