Диләрә Кашапова: «Баштарак кимсеттеләр инде»

Әлеге кыздан нур балкый. Бер сүз сөйләшмәгән килеш тә аның эчке дөньясының матурлыгына гашыйк буласың. 22 яшендә генә булса да, үзен тәҗрибәле өлкәннәр кебек тота. Ул тормышны ничек бар, шулай яратырга өйрәнгән. Рәхәтләнеп көлеп җибәрүе генә дә ни тора!

Кукмарада яшәүче Диләрә Кашапова – гаиләдә икенче бала. Әтисе Фәргать белән әнисе Мөнирәнең 9 ел балалары булмый. Үз нәниен кулларына алырга тилмергән Мөнирә кая гына бармый, тик нәтиҗәсез. Аптырагач, ул иренә тәрбиягә бала алырга да тәкъдим итеп карый. Әмма ирнең сүзе бер була – йә үзебезнеке туа, тумый икән, алмыйбыз!

Инде өметен өзгән Мөнирә башка беркая да бармый. Бәби сөю теләге белән янудан да туктый. Менә шуннан соң могҗиза була. Мөнирә 31 яшендә авырлы икәнен белә. Ул айларда бәхет диңгезендә йөзә ул. 9 айдан тупырдап торган кыз бала таба.

– Тагын 8 елдан Аллаһы Тәгалә янә безне сөендерде. 38 яшемдә карынымда игезәк сабыйлар ятканын әйттеләр, – дип сөйли Мөнирә. – Табиблар тапмаска киңәш иттеләр. «Яшегез дә олы, өчегез дә үләргә мөмкинсез», – диделәр. Мин тәвәккәлләдем. «Гомерең бетсә, бернишли дә алмыйсың», – дидем дә, балаларымны төшертмәдем. Ирем дә: «Берьюлы ике балабыз туачак», – дип сөенде. Тагын кесеров кисеме ясадылар.  Улым исән калмады. Кызым да ярдәмгә мохтаҗ иде. Аны шундук Казанга күчерделәр. Бер ай шунда ятты. Өйгә чыгарганда прививка ясадылар. Шуннан сабыемның хәле үзгәрде. Тагын бер ай хастаханәдә ятарга туры килде.

Ул чакта берәү дә Диләрәнең йөри алмаячагын әйтми. Дөресрәге, табиблар үзләре дә белми. Йөрмәвенә гаҗәпләнгән әти-әнисенә, өч яше тулганны көтегез, диләр. Көтә-көтә биш яше дә тула. Бары шул вакытта гына Диләрәгә ДЦП диагнозы куела.

– Кызыбызны бик яратып үстердек. Аяк мускуллары гына көчсез аның. Калган бар җире сау-сәламәт. Бик акыллы булып үсте ул, – ди әнисе.

Диләрәдән соң 3 ел узгач, Мөнирә тагын бәбигә уза. 41 яшендә бала алып кайтуына күпләр шакката. Бу юлы да йөрмәгән табибы калмый. Төрлечә тикшерәләр. Шөкер, тупырдап торган малайлары туа. Инде аңа 18 яшь, КФУда белем ала икән.

–  Мин – бик бәхетле кеше, – ди Диләрә. – Элегерәк мине рәнҗетүчеләр дә булды. Янәсе, аякларым гарип. Балалар бакчасында таш аталар иде. Әле чәчләремә тигәнәк тә ябыштырганнары булды. Бер түздем, ике түздем. Аннары аларга усал итеп җавап бирергә өйрәндем. Үземне яклый башладым. Шуннан соң миңа карата мөнәсәбәт үзгәрде.

Диләрәне әти-әнисе нинди генә түгәрәкләргә йөртмәгән. 10 ел музыка мәктәбендә укыган. Теннис белән дә шөгыльләнгән. Тик утыра белми, кыскасы. Әмма кайчакта күңеле дә төшеп китә.

– Моннан 4 ел элек беркая да барасым, кешеләр белән сөйләшәсем килми башлады. Өйдән чыкмас булдым. Күңелдәге очкын сүнде дә китте. Аннан әти-әни, туганнарым янымда булса да, башкалар белән аралашырга кирәклеген аңладым. Беләсезме нишләдем? Мәдәният йортына шалтыратып, яңадан вокалга язылдым, теннис түгәрәген эзләп таптым. 10 ел буе тикмәгә генә музыка мәктәбендә укымадым бит инде. Сәхнәдә җырлыйсым килә. Хәзер ныклап шөгыльләнәм, – ди ул. –  Берәү дә берни китереп бирмәячәк. Тормышны яратып яшәргә кирәк. Әти-әнием янымда булганда бик рәхәт. Әмма мин кайчан да булса ялгыз каласымны аңлыйм. Үз гаиләмне булдырасым килә. Һәр кыз туй күлмәге кияргә, бәхетле хатын булырга, бәбиләр сөяргә хыялланган кебек, мин дә шушы теләк белән яшим. Аяклар йөрмәүне кимчелеккә санамыйм да мин. Күңелең чиста булсын. Әгәр Аллаһы Тәгалә парлы итә икән, мин дә үз тиңемне очратырмын әле. Бер генә теләгем бар: хәлемне аңлардай, авыр сүзләр белән рәнҗетми торган кеше очраса иде!


Фикер өстәү