3 бертуганны тәрбиягә алган Эльфира Гарифуллина: «Үз әниләре, балаларым яхшы кешегә эләккән, дип шатлана икән»

Лаеш районының Усад авылында гомер итүче 68 яшьлек Эльфира Гарифуллина ятим балаларга әни булган. Үзен дә сабый чакта әнисе ташлаган. Алып үстергән әтисе белән әнисе аңа бу хакта сиздермәгән. Туганнар да, дуслар да, бергә укыган укучылар да, авыл кешеләре дә ник бер сүз әйтсен! 2 яшендә кызлыкка алынган бала икәнен Эльфира апа еллар узгач кына белә.

– Миңа кем тудырганын белү кирәк тә булмады, – ди ул. – Әти белән әнием миңа җил-давыл тидермәде. Ятимнәр йортыннан алынган энем дә бар иде әле минем. Хәзер ул вафат инде. Без аның белән бик рәхәттә, бәхеттә яшәдек. Әниемнең кулы алтын иде. Нәрсәгә тотынса, шуны эшләп куя. Ризыкка, киемгә кытлык вакыт булса да, әти безне авыр яшәтмәде. Әти дәрәҗәле булды. Ул кирәк әйберне табып торды. Кая инде ятимлекне сизү!

Кадердә үскән иркә кызга кияүгә чыгарга вакыт җитә. Иртә чыкмый ул. Кулына диплом алгач та, ике ел эшли әле. Ә аннары Кәмәрҗан исемле егет белән гаилә корып җибәрә. Башта алар Үзбәкстанга китеп яшиләр. Шунда кызлары Эльмира туа. Тормышлары никадәр көйле булса да, яшьләр туган якка тартыла. Әлки районының Түбән Әлки авылына кайтып төпләнәләр. Бәхетләрен тулыландырып икенче кызлары дөньяга килә.

– Монда кайткач, ирем авырый башлады. Уң аягына зарлана иде ул.  Табибларга йөри башлады. 30 яше тулган чак. Шул вакытта аның сеңлесе дә авырып китте. Яман чир иде анда. Үзен хастаханәгә салганнар, улын ятимнәр йортына җибәргәннәр иде. Башта безгә сиздермәделәр. Белгәч, ирем белән киңәштем дә, үзебезгә алып кайтырга карар кылдык. Иваново өлкәсендәге балалар йортыннан барып алдык без аны. Шамил безгә кайтканда 10 яшьтә иде. Олы кызым белән бер елгы. Икәү бергә укыдылар. Алар бертуган булып үсте, – ди Эльфира апа. – Тик, кызганыч, Шамилнең әнисен коткара алмадылар. Ул үлеп китте. Аның артыннан иремнең сәламәтлеге нык какшады. Кул-аяклары әкренләп эшләүдән туктады. Урынга ук калды. Ун ел буе авырды. 46 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Мин бу вакытта мәктәптә директор булып эшли идем.

Менә шул вакытта Түбән Әлки авылында тәрбиягә алынган өч баланы кире ятимнәр йортына илтәләр. Бу сабыйлар инде мәктәптә үз кешегә әйләнгән булалар.

– Без бу балаларны шулкадәр яраткан идек. Мин тәвәккәлләдем. Өч туганның иң олысын – Гөлнурны үземә алып кайттым. Айрат белән Руслан ятимнәр йортында яшәп калды. Йөрәк өзгәләнә генә бит. Шулай итеп, 6 ай вакыт узып та китте. Яңа ел алдыннан өйгә кайтып керсәм, ишек төбендә капчык-капчык нәрсәләрдер ята. Әллә ничә сумка да бар. Аптырап, кызым Гөлнурга карыйм. Ул исә: «Әни, Яңа ел күчтәнәче китерделәр», – ди. Ныклап карасам, Гөлнурның энеләрен китереп киткәннәр икән, – ди ул. – Сөендем генә! Мин ул балаларны  якын итәм, холыкларын да белә идем инде. Өчесенә дә «әни» дип әйтә күрмәгез, дип әйтеп куйдым. Бер әниегез ташлаган, икенчесе кире илткән, өченчесе була алмыйм, Эльфира Харисовна диярсез, дидем. Сабыйлар кочагыма сарылды. Бик яратып үстердем. Алардан да үземә карата җылы мөнәсәбәт тоям.

Бик тыңлаучан була балалар. Яхшы укыйлар. Авырлык китермиләр. Әмма тәрбиягә өч бала алгач, Эльфира Харисовнага эшеннән китәргә туры килә. Уллары Айрат белән Руслан әйтмешли, алар хакына Эльфира Харисовна туганнарына кунакка баруны да, сәламәтлеген кайгыртуны да оныта.

– Бу йортка килеп, без өйле дә, яратулы да, гаиләле дә булдык. Тормышның башка матур якларын күрдек. Без Эльфира Харисовнага «әни» дип әйткән булыр идек. Йөрәккә авыр булмасын өчен, үзе әйттермәде. «Әни кеше бер генә була ул», – дип әйтә иде. Әмма без аннан да якын кешене тапмадык. Аның зур йөрәгендә һәрберебезгә урын бар. Ул безне аерып тормады. Кирәк чакта ачуланды, кирәк чакта яратты. Бөтен эшкә өйрәтеп үстерде, – ди улы Айрат.

Әтиле һәм әниле була торып, наз-яратуны читтән эзләп тап инде! Бу урында, өч баланың әнисе нинди йөрәк белә яшәгәндер, диясе килә. Әмма Эльфира апа аның турында бер генә начар сүз дә әйтми. Бөтен кешене аклый ул. Ташлаган әниләренең ире кул күтәргән, ул шуннан туеп, балаларын ташлап чыгып киткән, ди. Ул хатынның 7 баласы булган икән әле. Тәрбиягә алып, кире илтүчеләрне дә аңлыйм, ди. Баксаң, бу гаиләдә әни кеше авырып киткәнгә  сабыйлар кире ятимнәр йортына кайтарылган икән. Аның каравы үзенең бәхетенә булган бу сабыйлар.

– Балаларым минем өчен өзелеп тора. Гөлнурым белән киявебез икенче бәбиләрен көтә. «Берәр атнага синең янга киләм», – ди әле. Үзем дә яратып көтеп торам. Айратым өйләнде. Хатыны Алия белән Казанда яшиләр, ике ул үстерәләр. Русланым өйләнмәгән әле. Ул – хәрби, – ди Эльфира ханым. – Улым махсус хәрби операциядә катнаша. Әлегә ялга кайтты, янымда тора. Газета аша күптәннән күңелемдә йөрткән рәхмәтемне җиткерим әле. Руслан миңа хәрби киемнәр алырга ярдәм итүче булмасмы икән дип хәбәр биргән иде. Мин бу хакта Әлки районында яшәүче Дамир Шәйхетдиновка җиткердем. Берсүзсез 25 мең сум акча бирде. Улыма кирәк-яраклар алдык. Үзем дә куштым. Шуннан соң Руслан, Эльфира Харисовна, мондагы егетләргә дә ярдәм кирәк, диде. «Ватсап» төркеменә шул хакта язып җибәрдем. Бер атна эчендә 150 мең сум акча җыелды. Барлык мәрхәмәтле кешеләр алдында башымны иям.

Алгансың икән, үзеңнеке итеп яратырга кирәк! Эльфира апа кебек. Ул алты баласына да назын тигез биргән. Кайтуларын көтеп тора. «Өчәү иделәр, тугыз булдылар», – дип сөенә. Оныклары да әбиләрен якын күрә.

– Балаларымның үз әниләре дә, сабыйлар яхшы кешегә эләккән, дип шатлана икән. Аларны үстерүемне батырлыкка санамыйм. Тормыш үз көенә барды да барды инде ул. Язмыштан узып булмый. Бер дә үкенмәдем. Киресенчә, мин бик бәхетле гомер юлын үтәм. Шушы яшемдә үз аякларымда йөреп торам икән, бу балалар тәрбияләүнең әҗере инде. Аллаһы Тәгалә мине шулай итеп бүләкли, – ди Эльфира апа. – Һәр балам өчен сөенәм. Алар борчылса, миңа читен. Балаларым белем алды, эшлиләр. Русланыма изге теләктә торам. Исән генә йөрсен! Ул үзе берни сөйләми. Мине борчырга теләми. Әмма мин барыбер сизәм. Язмышына озын гомер, ныклы сәламәтлек язылсын иде. Һәр балама бәхет телим. Үз сабыйлары ятим үсмәсен!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү